Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Дәүләтчелегебезгә – 25 ел

Бүгенге көннәр - Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенә 25 ел тулу көннәре ул. Илебездә барлыкка килгән демократик үзгәрешләр безнең республиканы да читләтеп узмады, ә киресенчә, бик тә мөһим күтәрелешләр белән тарихка кереп калды. Әйе, XX гасырның ахыры - XXI гасырның башы зур үзгәрешләр, гыйбрәтле язмышлар чорына туры килде. Иң мөһиме, Татарстан...

Бүгенге көннәр - Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенә 25 ел тулу көннәре ул. Илебездә барлыкка килгән демократик үзгәрешләр безнең республиканы да читләтеп узмады, ә киресенчә, бик тә мөһим күтәрелешләр белән тарихка кереп калды.
 
Әйе, XX гасырның ахыры - XXI гасырның башы зур үзгәрешләр, гыйбрәтле язмышлар чорына туры килде. Иң мөһиме, Татарстан Россия Федерациясендә үзгә статуска ия булды. Бу югары даирәләрдә хакимлек иткән зыялы шәхесләребезнең хезмәт җимеше дип әйтсәк тә, ялгышмабыз.
1990 елның 30 августында Республикабызның суверенлыгы турында Декларация кабул ителде. Бу мөһим документта Татарстанның Халыкара субъект икәнлеге әйтелгән. Анда Россия һәм башка республикалар белән Шартнамә (Килешү) нигезендә махсус мөнәсәбәтләр урнаштырылырга тиешлеге ассызыкланган. Һәм менә шуның нигезендә 1992 елның 21 мартында республикабызда халык референдумы үткәрелеп, Татарстанның суверенлык статусы рес-
публикада яшәүче барлык милләт вәкилләре фикере белән ныгытылды. Шушы статусны сайлаучыларның 61,19 проценты яклап чыкты.
1994 елның 15 феврале көнне Борис Ельцин һәм Минтимер Шәймиев беренче Шартнамәне имзаладылар. 2007 елның июнендә яңа Шартнамә барлыкка килде. Монысы, Россия Федераль Җыенының ике палатасы аша үтеп, Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан имзаланды. Шулай итеп, ул Закон төсен алды.
Агымдагы елның 13 сентябрендә үтәчәк Татарстан Президентын сайлаудан соң да шушы атаманы саклап калырга тиешбез. Бу фикерне республи-
када яшәүче бар халыклар да якласын иде.
Үз вакытында Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев, зур өметләр баглап, республикабыз белән идарә итүне Рөстәм Миңнехановка ышанып тапшырган иде. Чынлап та, Рөстәм Нургали улы - ил патриоты. Ул бар булган сәләтен, көч-куәтен республиканы алга җибәрү, аны дөньякүләм таныту максатында тырышып хезмәт итә.
Рөстәм Миңнеханов милләтләр арасында дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгыту өчен дә армый-талмый даими эшләп килә.
 
Әлфинә КӘРИМОВА,
педагогик хезмәт ветераны.
Бөгелмә шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса