Чыршыны саклыйк!
Шәһәребезнең 10 нчы "Салават күпере" балалар бакчасында "Чыршыны сакла!" дигән акция узды. Бу бик тирән мәгънәгә ия булган әһәмиятле һәм тәрбияви чара балалар күңеленә сеңеп калырлык дәрәҗәдә мавыктыргыч һәм кызыклы итеп оештырылган иде. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан темасы бигрәк тә актуаль булган бу чараны татар төркеме тәрбиячеләре Р. Голышкина белән...
Шәһәребезнең 10 нчы "Салават күпере" балалар бакчасында "Чыршыны сакла!" дигән акция узды.
Бу бик тирән мәгънәгә ия булган әһәмиятле һәм тәрбияви чара балалар күңеленә сеңеп калырлык дәрәҗәдә мавыктыргыч һәм кызыклы итеп оештырылган иде.
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан темасы бигрәк тә актуаль булган бу чараны татар төркеме тәрбиячеләре Р. Голышкина белән Г. Бәдертдинова әзерләделәр. Балалар, аларның әти-әниләре һәм тәрбиячеләр башта бергәләп, микрорайонда яшәүчеләргә мөрәҗәгать-плакатлар, рәсемнәр әзерләделәр. Балалар шәһәрдәшләребезне табигатьне бергәләп сакларга, Яңа ел бәйрәмен чыршыларга зыян китерми генә уздырырга өндәделәр.
Л. ШӘЙДУЛЛИНА, бакча мөдире,
В. ДМИТРИЕВА, өлкән тәрбияче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа