Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Чаллыда капиталь төзекләндерүдән соң, өч поликлиника ачылды

Гадел Вафин сәламәтлек саклау буенча программаларны тормышка ашыру өчен поликлиникаларда инновацион мохит булуын теләде. (Чаллы, 11 февраль, "Татар-информ"). Чаллыда Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин катнашында, капиталь төзекләндерүдән соң, өч поликлиниканы кабул итү чарасы узды. Бу хакта Чаллы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә. Җәмәгатьчелеккә капиталь төзекләндерүдән соң, 4 нче номерлы...

Гадел Вафин сәламәтлек саклау буенча программаларны тормышка ашыру өчен поликлиникаларда инновацион мохит булуын теләде.

(Чаллы, 11 февраль, "Татар-информ"). Чаллыда Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин катнашында, капиталь төзекләндерүдән соң, өч поликлиниканы кабул итү чарасы узды. Бу хакта Чаллы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җәмәгатьчелеккә капиталь төзекләндерүдән соң, 4 нче номерлы олылар, 3 нче номерлы балалар поликлиникасы һәм аның филиалы тәкъдим ителде.

3 нче балалар поликлиникасында 19 меңнән артык кешегә медицина хезмәте күрсәтелә. Республика бюджетыннан бирегә 103 млн сум акча бүленгән. Барлык коммуникацияләр алыштырылган, эчке төзекләндерү эшләре башкарылган, яңа җиһаз кайтартылган. Ремонттан соң, заманча яңа рентген, ультратавышлы система, 12 каналлы ике ЭКГ-регистраторы булдырылган.

Сәламәтлек саклау министры кабинетларны караганда, поликлиникада булачак әниләр сәламәтлеген саклау программасы булдыруны тәкъдим итте. 3 нче балалар поликлиникасының уникальлеге бар. Биредә 60 урынлы бердәнбер көндезге стационар урнашкан.

Кунаклар шулай ук 31 нче микрорайонда бинасы 26 ел элек төзелгән, хәзер исә яңартылган 3 нче балалар поликлиникасы филиалында булдылар. Биредә 5,6 мең кешегә хезмәт күрсәтелә. Филиалны төзекләндерүгә 6,8 млн сум акча бүленгән. Ремонт эшләреннән соң, яңа регистратура, уен зонасы, яңартылган кабинетлар барлыкка килгән.

4 нче олылар поликлиникасында реконструкция рентген-диагностика бүлегендә, регистратурада, кичектергесез ярдәм бүлегендә башкарылган. Инновацияле видеоэндоскопия комплексы, наркозлы тын юллары аппараты, ультратавыш системасы, 12 каналлы ЭКГ-регистратор һәм башка кирәкле җиһазлар булдырылган.

Төзекләндерү эшләренә барлыгы 14 млн ум акча тотылган.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/11/157802/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса