Бүгенге көндә Бөгелмә шәһәрендә һәм Бөгелмә районында Covid-19 йогышы белән зарарлану очраклары ачыкланмады
Әмма ут-күршеләребез Азнакай, Әлмәт һәм Лениногорск шәһәрләрендә коронавирус белән авыруның берәр очрагы бар.
Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 коронавирус йогышы белән зарарлануның 29 очрагы теркәлгән.
Яңа ачыкланган очраклардан: 6 пациент хастаханәгә салынган, авыруның җиңел яки симптомсыз формасы булган 23 кеше өйдә дәвалана.
Чирнең читтән кертелгәннәре – 1, авыручылар белән якын элемтәдә булу нәтиҗәсендә – 28.
Алар:
18 яшькәчә – 1
18 яшьтән 30 яшькәчә – 1
30 яшьтән 50 яшькәчә – 13
50 яшьтән 60 яшькәчә – 6
60 яшьтән 70 яшькәчә – 7
70 яшьтән 80 яшькәчә – 1
80 яшьтән 90 яшькәчә – 0
Казанда – 19
Азнакай районында – 1
Аксубайда – 1
Әлмәттә – 1
Әтнә районында – 2
Балтач районында – 1
Алабугада – 1
Лаеш районында – 1
Лениногорскийда – 1
Менделеевск районында – 1
Республикада пандемия башланганнан алып, коронавирус белән авыручы 5810 кеше ачыкланган. Шул вакыттан бирле 4653 кеше, ә узган тәүлектә 32 кеше терелгән. 38 кеше үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) аппаратына тоташтырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа