Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Бөгелмәнең үзәк мәчет территориясен чүптән арындырдылар

Бөгелмәнең үзәк мәчетендә шимбә өмәсе үтте. Бу юлы территорияне чүп-чардан арындырырга 100дән артык кеше килде. Ислам динендә тәртип һәм чисталыкны саклауга аерым игътибар бирелә. Моңа мисал итеп Имам әл-Газалиның үз китабында китергән хәдисне күрсәтергә мөмкин: «Чисталык диннең яртысы». (Мөслим). Шуңа күрә Исламда кешегә һәрбер җирдә - өйдә, эштә, җәмәгать урыннарында,...

Бөгелмәнең үзәк мәчетендә шимбә өмәсе үтте. Бу юлы территорияне чүп-чардан арындырырга 100дән артык кеше килде.
Ислам динендә тәртип һәм чисталыкны саклауга аерым игътибар бирелә. Моңа мисал итеп Имам әл-Газалиның үз китабында китергән хәдисне күрсәтергә мөмкин: «Чисталык диннең яртысы». (Мөслим).
Шуңа күрә Исламда кешегә һәрбер җирдә - өйдә, эштә, җәмәгать урыннарында, урамда чисталык сакларга кушалар. Моның өчен зур бүләк көтә диелә.

Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов шимбә өмәсендә катнашкан барлык мәрхәмәтле кешеләргә олы рәхмәтен җиткерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса