Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Бөгелмәнең демографик хәле уйланырга мәҗбүр итә

Үлүчеләр саны, туучыларга караганда, 367 кешегә күбрәк. Узган ел статистикасы борчуга сала. Олылар түгел, фани дөньядан, нигездә, яшьләр китеп бар. Сәбәпләрен Бөгелмәнең медицина советында ачып бирделәр. Эшкә сәләтле булган кешеләр арасында йөрәк - кан тамырлары авыруларыннан, миокард инфарктыннан һәм инсульттан үлүчеләр күп. Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков бу хәлне уңай...

Үлүчеләр саны, туучыларга караганда, 367 кешегә күбрәк. Узган ел статистикасы борчуга сала. Олылар түгел, фани дөньядан, нигездә, яшьләр китеп бар. Сәбәпләрен Бөгелмәнең медицина советында ачып бирделәр. Эшкә сәләтле булган кешеләр арасында йөрәк - кан тамырлары авыруларыннан, миокард инфарктыннан һәм инсульттан үлүчеләр күп. Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков бу хәлне уңай якка үзгәртү өстендә эшләргә кушты.

Өченче, дүртенче, хәтта алтынчы бала алып кайтучы гаиләләр бар. Тик алар да Бөгелмәнең демографик хәлен нигездән үзгәртә алмый. Районда үткән елда бары 1 090 нәни дөньяга килгән. 2016 ел белән чагыштырганда, 18 процентка кимрәк. Ә менә үлүчеләр саны, киресенчә, арта. Төп тенденция авыл һәм шәһәр халкының картаюында гына түгел. Үлемгә китерүче башка сәбәпләр дә бар. Болары инде икътисадка, социаль көнкүрешкә, гаилә хәленә, экология торышына, сәламәтлек саклау һәм гигиена таләпләрен үтәүгә кагыла.

- Кан әйләнеше системасының бозылуы - медицина статистикасының беренче урынында. Яшьләр арасында йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан, миокард инфарктыннан һәм инсульттан үлүчеләр күп, - ди үзәк район хастаханәсенең баш табибы Владимир Гуров.

Теге, яисә бу авыру, нигездә, диспансеризация вакытында ачыклана. Әйтик, мәсәлән, 2017 елда 44 ир-егеттә мәни бизе рагы табылган. Очраклы "табыш" башлангыч стадиядә була. Бу очракта дәвалау мөмкинлеге күпкә зур.

2018 елны Бөгелмәдә Сәламәтлек саклау елы дип игълан иттеләр. Беренче адымнар инде ясалган. Балалар поликлиникасында, үзәк поликлиникада, Карабаш бистәсенең табиблар амбулаториясендә бар куәткә төзекләндерү эшләре алып барыла. Йогышлы авырулар һәм үзәк район хастаханәләрендә дә быел капиталь ремонт ясый башлаячаклар.

- Төзекләндерелгән сәламәтлек саклау биналары белгечләрдән башка кирәк түгел. Шуның өчен мин баш табиб алдына кадрлар мәсьәләсен хәл итүне төп максат итеп куйдым, - ди шәһәр мэры Линар Закиров.

Бу юнәлештә эш инде алып барыла. Бөгелмәнең сәламәтлек саклау идарәсе югары медицина белеме бирү оешмаларыннан студентларны шәһәргә җәлеп итә. Үткән елда 17 яшь белгечкә эш урыннары тәкъдим ителгән.

- Мәгълүматлаштыру системасына быел аерым басым ясыйбыз. Һәр район бу юнәлештә эшли, тик, яшерен-батырын түгел, техник яктан алар ныгытылмаган. Якын арада кирәкле җиһазлар исемлеген туплау мөһим. Сезнең алга да шундый бурычны куям. Электрон бюллетеньнәр, табибка язылу, бердәм дежур хезмәте - боларның барысы да өзлексез эшләргә тиеш, - ди сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков.

Медицина советы утырышыннан соң, министр йогышлы авырулар һәм үзәк район хастаханәләре, туберкулезга каршы диспансерга юл тотты.

Алсу Мөкатдәс.

Альбина Акимова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса