Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Бөгелмәнең 26 нчы “Бәләкәч” бакчасының тәрбияләнүчеләре экскурсиядә

Мин - бу җирнең бер баласы Көннәрнең берсендә, кинотеатр, парк, "Макдональдс" кебек урыннарга бару да кызыксындырмый башласа, балалар белән ял көннәрен ничек кызыклы итеп үткәрергә соң? Без, әлеге шәһәр купшылыгыннан баш тартып, авылга чыгып китәргә киңәш итәбез. Экотуристик сәяхәткә! Авылның саф һавасын сулау, пастеризацияләнгән түгел, ә яңа яуган җылы сөт...

Мин - бу җирнең бер баласы

Көннәрнең берсендә, кинотеатр, парк, "Макдональдс" кебек урыннарга бару да кызыксындырмый башласа, балалар белән ял көннәрен ничек кызыклы итеп үткәрергә соң? Без, әлеге шәһәр купшылыгыннан баш тартып, авылга чыгып китәргә киңәш итәбез. Экотуристик сәяхәткә! Авылның саф һавасын сулау, пастеризацияләнгән түгел, ә яңа яуган җылы сөт эчеп карау, атта йөрү, куянның колак артын кытыклап карау... Шәп бит, ә?!

Тик менә авылда бер туганы да булмаган кешегә ни эшләргә соң? Җавап гади: Бөгелмәнең 26 нчы "Бәләкәч" бакчасында тәрбияләнүчеләр кебек Зелёная Роща авылына барыгыз. Балалар гына түгел, аларның әти-әниләре дә бик тәэсирләнеп кайтты әлеге сәяхәттән.

Иң башта алар Максим Анатольевич Ильинның крестьян-фермерлык хуҗалыгында булдылар. Эреле-ваклы бозауларны рәсемдә түгел, ә теп-тере килеш күрү балаларга әйтеп бетергесез кичерешләр бүләк итте. Бөдрә йонлы маңгайларыннан сыйпап карарга да, хуш исле печән каптырырга да, юеш борыннарын сузып мөгрәгәннәренә җавап бирергә дә була иде биредә.

- Ой, карагыз, куяннар!

- Болар йорт куяннарымы?

- Әйе, читлек эчендә утырмасалар, кыргый булырлар иде...

Барысыннан да бигрәк кыска койрыклы, озын торыклы, моңсу карашлы колын ошады туристларга.

Ферма белән танышып чыккач, кунаклар "Петровка наратлары" дип аталган табигый тыюлык зонасына - бу төбәкнең үзенчәлекле табигать байлыгын карарга юнәлделәр. Әйләнәсе колач җитмәслек - метр ярымга җиткән, очы күкләргә ашып торган бу наратларга 100 елдан артык икән инде!

Менә кайда саф һавага кинәнде шәһәр тузаны белән тулы организмнар! Өстәвенә, күргәннәрдән башлар әйләнгән, хис-тәэсирләр хәттиен ашкан бер вакытта Зелёная Роща авыл җирлеге башлыгы Денис Хикмәтов барысын да мәдәният йортына чакырды. Анда туристларны тәмледән-тәмле авыл нигъмәтләре көтә булып чыкты. Биредә үскән җиләк-җимеш кайнатмалары, тырыш кортлар җыйган бал, уңган хуҗабикәләр әзерләгән гөмбәләр, тозлы кыяр, экологик чиста чималдан пешерлегән камыр ризыклары белән чәй эчү үзе бер күңелле-матур вакыйга булды.

Бу сәяхәт балаларга да, аларның әти-әниләренә дә бик ошады. Физик яктан ныгып, рухи яктан баеп, яңа көч туплап кайттылар алар.

Пелагея ПИСЕМСКАЯ,

Бөгелмә - Зелёная Роща.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса