Бөгелмәнең 19 нчы “Миләшкәй” балалар бакчасында “Светофор артында сәяхәт” дип исемләнгән профилактик чара узды
Балалар - юл хәрәкәтендә иң йомшак "буыннар"ның берсе. Аларның юлларда имгәнүләрен кисәтү максатыннан мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрдә дә төрле профилактик чаралар күрелә. Бөгелмәнең 19 нчы "Миләшкәй" балалар бакчасының уртанчылар төркемендә уздырылган бәйге моның матур мисалы булды. Чара "Юл йөрү иминлеге" дәүләт учреждениесенең Бөгелмә бүлеге җитәкчесе Татьяна Баянова һәм юл хәрәкәте иминлеген...
Балалар - юл хәрәкәтендә иң йомшак "буыннар"ның берсе. Аларның юлларда имгәнүләрен кисәтү максатыннан мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрдә дә төрле профилактик чаралар күрелә.
Бөгелмәнең 19 нчы "Миләшкәй" балалар бакчасының уртанчылар төркемендә уздырылган бәйге моның матур мисалы булды. Чара "Юл йөрү иминлеге" дәүләт учреждениесенең Бөгелмә бүлеге җитәкчесе Татьяна Баянова һәм юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Гөлнара Гыйбадуллина катнашында үткәрелде. Оештыручы тәрбиячеләр - Гөлчәчәк Зәйнуллина, Эльвира Солтанова һәм музыка җитәкчесе Сәвия Мәхмүтовна кеченәләргә "Светофор артында сәяхәт" дип исемләнгән профилактик чара - тәэсирле сценарий әзерләгәннәр иде. Балалар юлларда, урамнарда үз-үзләрен тоту күнекмәләрен күрсәттеләр. Тәрбияче, Белмәмеш һәм Светофор, балалар белән берлектә, бик күп мөһим мәгълүматлар ачыкладылар, светофор, транспорт төрләре, юл билгеләре турындагы белемнәрен уен формасында ныгыттылар. Эчтәлекле уеннар, күрсәтмә әсбапларчараның эчтәлеген тагын да тулыландырды.
Ахырдан бәйрәм кунаклары - Татьяна Баянова һәм Гөлнара Гыйбадуллина, чарага югары бәя биреп, юл кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлегенә тагын бер кат басым ясадылар, әлеге төркем балаларына юл йөрү кагыйдәләре аудиоэнцеклопедиясе һәм дидактик уен бүләк иттеләр.
Юл тәртип ярата диләр, шуны истән чыгармыйча, кечкенәдән барлык кагыйдәләрне белеп һәм аларны үтәп яшәсәк иде!
Ләйсән ЙОСЫПОВА.
Гөлчәчәк ЗӘЙНУЛЛИНА фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа