Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Бөгелмәлеләр күрше өлкә халкының зур кайгысын уртаклашты

Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе бер минут тынлык белән башланды. Бөгелмәлеләр күрше өлкә халкының зур кайгысын уртаклашты. Мәскәүдән Орскига очучы АН-148 самолеты һәлакәткә юлыккан. Бортта 65 пассажир һәм 6 экипаж әгъзасы булганлыгы билгеле. Һәлак булучыларның бөтенесе диярлек - Оренбург өлкәсеннән. Экипажның дүрт әгъзасы - Саратовтан. "Бөгелмә өчен бу фаҗига зур тетрәнү булды....

Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе бер минут тынлык белән башланды. Бөгелмәлеләр күрше өлкә халкының зур кайгысын уртаклашты.

Мәскәүдән Орскига очучы АН-148 самолеты һәлакәткә юлыккан. Бортта 65 пассажир һәм 6 экипаж әгъзасы булганлыгы билгеле. Һәлак булучыларның бөтенесе диярлек - Оренбург өлкәсеннән. Экипажның дүрт әгъзасы - Саратовтан.

"Бөгелмә өчен бу фаҗига зур тетрәнү булды. Оренбург - безнең күрше өлкәбез. Аларның кайгысын уртаклашабыз. Үлгәннәрнең туганнарына бары көч һәм сабырлык телибез," - дип әйтеп үтте шәһәр мэры Линар Закиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X