Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Бөгелмәлеләр, электрон хезмәтләрдән файдаланыгыз!

Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә районы бүлеге төрле дәүләт хезмәтләренең электрон төрләреннән файдаланырга мөмкин икәнлеген исегезгә төшерә. Шул исәптән, миграция мәсьәләләренә бәйле сорауларны да шунда хәл итәргә мөмкин. Теләгән хезмәттән файдалану өчен www.gosuslugi.ru сайтына керергә, гариза язарга кирәк. Документларны Интернет челтәре аша рәсмиләштерү өчен башта Бердәм порталда теркәлү сорала. Аннары...

Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә районы бүлеге төрле дәүләт хезмәтләренең электрон төрләреннән файдаланырга мөмкин икәнлеген исегезгә төшерә. Шул исәптән, миграция мәсьәләләренә бәйле сорауларны да шунда хәл итәргә мөмкин.

Теләгән хезмәттән файдалану өчен www.gosuslugi.ru сайтына керергә, гариза язарга кирәк. Документларны Интернет челтәре аша рәсмиләштерү өчен башта Бердәм порталда теркәлү сорала. Аннары я Миграция идарәсенә, я берәрпочта бүлегенә, я якындагы күпфункцияле үзәктә шәхесегезне раслату таләп ителә. Менә шул теркәү этапларын узгач, дәүләт хезмәтеннән файдалану өчен гариза язарга була.

Бердәм дәүләт хезмәтләре порталында түбәндәге хезмәтләрдән файдаланырга була:

- Россия Федерациясе гражданины паспортын рәсмиләштерү;

- 5 яки 10 елга чит ил паспортын рәсмиләштерү;

- гражданнарны теркәү;

- адрес, белешмә мәгълүматлар алу;

- чит ил гражданнарын, гражданлыкка ия булмаган кешеләрне Россия Федерациясенә чакыруны рәсмиләштерү.

Дәүләт хезмәтләреннән файдаланганда Бердәм портал аша эш итүнең өстенлекләре шунда: сез гаризаны тәүлекнең теләсә кайсы сәгатендә яза аласыз; аны тапшыру өчен чират торасы юк; документлар җыеп, аларның күчермәләрен әзерләп йөрисе юк; дәүләт пошлинасы түләгәндә 30 процентлы ташлама каралган.

Миграция мәсьәләләре буенча дәүләт хезмәте күрсәтү бүлегенең кабул итү вакыты: сишәмбе, чәршәмбе көннәрдә - 13 сәгать 30 минуттан 18 сәгатькә кадәр; җомга, шимбә көннәрдә - сәгать 8дән 12гә кадәр.

Белешмәләр өчен телефоннар: 4-15-37; 4-21-46.

 

Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә районы бүлеге матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса