Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Бөгелмәле Татарстанның иң яхшы укытучылары рейтингында

Энгель Фәттахов Татарстанның иң яхшы укытучылары белән очрашты. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов республиканың "Мәгариф" милли проектын гамәлгә ашыручы иң яхшы укытучылар белән очрашты. 22 белгеч мөгаллимнәрнең эшчәнлеген түбәндәге җиде билге буенча бәяләде: 1. Укытучының укыту предметы буенча һөнәри берлектә уңай бәя алган үзлегеннән эшләгән методик...

Энгель Фәттахов Татарстанның иң яхшы укытучылары белән очрашты.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов республиканың "Мәгариф" милли проектын гамәлгә ашыручы иң яхшы укытучылар белән очрашты. 22 белгеч мөгаллимнәрнең эшчәнлеген түбәндәге җиде билге буенча бәяләде:

1. Укытучының укыту предметы буенча һөнәри берлектә уңай бәя алган үзлегеннән эшләгән методик эшләнмәсе булу.

2. Укучыларның укуда зур дәрәҗәгә ирешүе һәм соңгы өч елда аның уңай динамикага ия булуы.

3. Укыту предметы буенча дәрестән тыш эшләрдә укучыларның югары нәтиҗәләре.

4. Укытучының укучылар өчен уңай социаль тәҗрибә туплау, гражданлык позициясе булдыру өчен шартлар тудыруы.

5. Укытучының төрле төркем (сәләтле, ятим, имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче, чит илдән күчеп килгән, мөмкинлекләре чикләнгән) балалар белән эшләү өчен шартлар тудыруы.

6.Төрле технологияләр, шул исәптән дистанцион уку технологиясен, куллану нигезендә белем бирүне югары дәрәҗәгә күтәрү.

7. Укытучының туктаусыз һөнәри үсеше.

Нәтиҗәдә укытучылар рейтингы төзелде. 1-26 нчы урынны алучы укытучылар Россия Федерациясенең, 27-65 нче урындагы укытучылар Татарстан Республикасының иң яхшы мөгаллимнәре дип табылды.

Иң яхшы укытучылар рейтингында бөгелмәле дә бар иде, ул 7 нче гимназиянең рус теле укытучысы Андрей Воробьев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса