Бөгелмәле 440 шешә шикле эчемлек белән тоткарланган
Карабаш бистәсендә яшәүче 41 яшьлек ир-атка карата административ эш ачылган. Ул үзенең автомобилендә коньяк һәм аракы белән тоткарланган. Бу турыда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә. Агымдагы елның 23 мартында полиция хезмәткәрләре машинаны тикшерү өчен туктата. Анда 12 шешә коньяк һәм 440 шешә аракы табыла. Аларның берсендә дә...
Карабаш бистәсендә яшәүче 41 яшьлек ир-атка карата административ эш ачылган. Ул үзенең автомобилендә коньяк һәм аракы белән тоткарланган. Бу турыда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Агымдагы елның 23 мартында полиция хезмәткәрләре машинаны тикшерү өчен туктата. Анда 12 шешә коньяк һәм 440 шешә аракы табыла. Аларның берсендә дә акциз маркасы булмый. Машина йөртүче хәбәр иткәнчә, алкоголь - казахстанда җитештерелгән. Продукция экспертизага җибәрелгән.
https://kazanfirst.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа