Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Бөгелмәдәге янгын бинаны түбәсез калдырган

Кичә 21 сәгать 52 минутта "Глонасс-112" системасы буенча Бөгелмә шәһәренең Залаков урамында бина түшәме януы турында хәбәр килеп ирешә. Янгын объекты: бер катлыф бина, стеналары кирпечтән, түшәме агачтан эшләнгән, металл профиль белән капланган. Газ кертелмәгән, утын белән ягып җылытыла, электр кертелгән, автоматлаштырылган янгын сигналы белән җиһазландырылмаган. 64 нче янгын сүндерү...

Кичә 21 сәгать 52 минутта "Глонасс-112" системасы буенча Бөгелмә шәһәренең Залаков урамында бина түшәме януы турында хәбәр килеп ирешә.

Янгын объекты: бер катлыф бина, стеналары кирпечтән, түшәме агачтан эшләнгән, металл профиль белән капланган. Газ кертелмәгән, утын белән ягып җылытыла, электр кертелгән, автоматлаштырылган янгын сигналы белән җиһазландырылмаган.

64 нче янгын сүндерү каравылы килеп җиткәндә, бинаның түбәсен тулысынча ут каплап алган була. Түбәнең бер өлеше ишелеп үк төшә. Янгынның күрше бүлмәләргә таралу куркынычы була. Янгын сүндерүчеләрне бина хуҗасы каршы ала һәм анда беркем дә булмавы хакында хәбәр итә. Янгын мәйданы 70 квадрат метр тәшкил итә.

22 сәгать 26 минутта янгын сүндерелә.

"Ут чыгуның сәбәбе - җылылык миченең дөрес куелмавында", - дип хәбәр итә эчке хезмәт майоры Юрий Хребет.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса