Бөгелмәдә ярминкәләр дәвам итә
Узган ялларда Бөгелмәдә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Ул традиция буенча Ленин урамы, 129 нчы йорт адресы буенча "Воздвиженский" агропромпарк территориясендә узды. Район башлыгы Линар Закиров аның нәтиҗәләре белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илдар Исмәгйлевкә таныштырып узарга кушты. Аның сүзләре буенча, соңгы ярминкәдән 1 миллион 764 мең сумлык...
Узган ялларда Бөгелмәдә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Ул традиция буенча Ленин урамы, 129 нчы йорт адресы буенча "Воздвиженский" агропромпарк территориясендә узды.
Район башлыгы Линар Закиров аның нәтиҗәләре белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илдар Исмәгйлевкә таныштырып узарга кушты. Аның сүзләре буенча, соңгы ярминкәдән 1 миллион 764 мең сумлык керем алынган.
"Быел шәһәр ярминкәләре аеруча популяр. Бәяләргә бигрәк тә игътибар итегез. Базар бәяләреннән 20-30 процентка түбән булырга тиеш", - дигән йөкләмә бирде Линар Закиров авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигына.
Киләсе ярминкә 11 ноябрьгә планлаштырылган.
Ләйсән БИКБУЛАТОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа