Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Бөгелмәдә яңа елга - яңа планнар

Татарстан Президенты республика социаль программаларының гамәлдә булу вакытын 2017 елга кадәр озайту турында карар кабул итте. Бөгелмә муниципаль районында киләсе елда шактый эшләр планлаштырыла. Капиталь ремонтны 57 күпфатирлы йортта, 5 балалар бакчасында, Карабаш бистәсе амбулаториясендә, "Яблочко", "Салют" ял итү лагерьларында, "Юность" спорт комплексында башкарып чыгарга ниятлиләр. "Факел" спорт комплексы янында...

Татарстан Президенты республика социаль программаларының гамәлдә булу вакытын 2017 елга кадәр озайту турында карар кабул итте.

Бөгелмә муниципаль районында киләсе елда шактый эшләр планлаштырыла. Капиталь ремонтны 57 күпфатирлы йортта, 5 балалар бакчасында, Карабаш бистәсе амбулаториясендә, "Яблочко", "Салют" ял итү лагерьларында, "Юность" спорт комплексында башкарып чыгарга ниятлиләр. "Факел" спорт комплексы янында начар ишетүче балалар өчен "Единоборство" залы төзеләчәк.

Линар ЗАКИРОВ, Бөгелмә муниципаль район башлыгы, шәһәр мэрының "ТатНИПИнефть" институты коллективы белән очрашуыннан:

- Эшләнгән эшнең кадерен белик! Бөгелмәләргә шулай дип мөрәҗәгать итәсем килә. Быел шәһәр үзәгендә искиткеч матур музыкаль фонтан барлыкка килде, зур көч куеп, Бөгелмә сулыгын төзекләндердек. Соңгысы өчен генә дә 63 миллион сум акча тотылды. Ләкин шуны әйтеп узасым килә, арабызда вәхшиләрчә кыланучылар бар. Сулык янына яңа 12 эскәмия куйдык, төн чыкканчы, аларның 8е су өстендә йөзә иде инде. Без шәһәрдә, анда яшәүче халык өчен уңайлы шартлар тудырабыз, ә менә шундый намуссыз кешеләр аны безнең арттан җимерә бара. Булганны саклап тотарга яшьләребезне өйрәтергә кирәк. Һәрберебез сакчыл булса, күңел ачар җиребез, ял итү урыныбыз озак еллар буе безне шатландырып торыр.

Батыр авылының мәдәният йорты

Татарстанда "Авыл клублары" республика программасы уңышлы эшләп килә. Әлеге социаль программаны тормышка ашыра башлаганнан алып, узган биш ел дәвамында республикада 182 яңа клуб төзелгән, Батыр авылындагы мәдәният йорты -- безнең районда бишенчесе.

- Авылыбызда гел гармун тавышы яңгырап торды. Мин - шушында туып-үскән кеше. Хәзер Мәскәүдә яшим, җәй көне биредә ял итәм. Клуб ачалар дигәч, шундый шатландым. Яшь чакларны искә төшердем. Иске клубыбыз да шушы урында иде. Мәктәптә укыганда шунда спектакльләр куя идек. Моң һәрвакыт халык белән булырга тиеш, - ди 64 яшьлек Гөлсирин Гобәева.

Сугыш ветераннары өчен йорт торгызыла

Бөек Ватан сугышы ветераннары аерым игътибарга лаек. Алар арасында тору урынын яхшырту кирәк булганнар байтак. 2015 елдан алып, бу мәсьәләне Федераль программа нигезендә тормышка ашыра башладылар. Бүгенге көндә яңа фатирны 22 ветеран көтә.

Анатолий Красильников, "Стройсервис" җәмгыяте директоры:

- Циолковский урамында 50 фатирлы йорт торгызабыз. Андагы фатирлар Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен каралган. Бүгенге көндә эш планының 90 проценты үтәлде. Йорт төзелеп бетте дияргә дә була, тәрәзәләр куелды, эчке эшләр дә тәмамланып килә.

Зеленая Роща, Ефановка авылларында ачылган фельдшер-акушерлык пунктлары:

Зеленая Рощадагы ФАП өч авылга эшли - Яңалиф, Надеждина һәм Зеленая Роща үзе. Халык саны барлыгы - 860 кеше.

- Без инде медицина пунктының эчке ягын да карап-күреп өлгердек, бик матур, бик кирәк иде, - дип шатлыгы белән бүлешә әлеге авылда яшәүче Александра Шипилова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса