Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Актуаль тема

Бөгелмәдә – радиацияле яңгыр?

Узган атнада редакциябезгә берничә кеше шылтыратып: "Бөгелмәдә радиацияле яңгыр яуган икән, шул дөресме, аңлатма бирегез әле?" - дип үтенделәр. Моңа "ТНВ" телевидение каналыннан әйтелгән һәм интернетта күренгән хәбәрләр сәбәпче булган, күрәмсең. Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсенең интернеттагы мәгълүматларына караганда, сентябрь аенда, чыннан да, Татарстан Республикасы территориясендә радиоактив калдык пычраклары...

Узган атнада редакциябезгә берничә кеше шылтыратып: "Бөгелмәдә радиацияле яңгыр яуган икән, шул дөресме, аңлатма бирегез әле?" - дип үтенделәр. Моңа "ТНВ" телевидение каналыннан әйтелгән һәм интернетта күренгән хәбәрләр сәбәпче булган, күрәмсең.

Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсенең интернеттагы мәгълүматларына караганда, сентябрь аенда, чыннан да, Татарстан Республикасы территориясендә радиоактив калдык пычраклары белән зарарланган явым-төшемнәр булганлыгы теркәлгән. Бу Бөгелмә районына туры килгән. Әлеге хәл 27 һәм 29 сентябрьдә күзәтелгән, "рутений-106" матдәсе август аендагы күрсәткечтән 16 - 30 тапкыр арткан булган. Шуннан соң ТР Экология министрлыгы һәм "Роспотребнадзор" белгечләре һаваны даими күзәтеп торган, 29 сентябрьдән соң бүгенге көнгәчә һавада радиация фонының табигый нормадан артып китүенең күзәтелгәне юклыгын әйтәләр.

- Рутений эшкәртелгән атом-төш ягулыгында була. Әлеге болыт шуны эшкәртүче предприятиедәге өзеклек нәтиҗәсендә зарарланган һәм җилләр белән куып китерелгән булу ихтимал. (Россиядә бу Уралдагы "Маяк" федераль дәүләт унитар предприятиесе). Әмма рутений - бик кыска вакыт эчендә (чама белән 30 секунд эчендә) таркала торган радиоактив элемент. Шуңа күрә кеше организмына тискәре йогынты ясый, күпмедер вакыттан соң чир булып килеп чыгар дип һич шикләнәсе түгел, - ди белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса