Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Актуаль тема

Бөгелмәдә 2017 елга капиталь ремонт программасы планнары

Торак йортларны капиталь ремонтлау республика программасы киләсе елда да үз эшен дәвам иттерәчәк. Бөгелмә муниципаль районында барлыгы 57 торак йорт төзекләндереләчәк. Шуларның 46сы - шәһәрдә, 6сы - Бөгелмә районында, 5се - Карабаш бистәсендә. Әлеге эшләрне алып барырга өчен барлыгы 13 подряд оешмасы теләк белдергән. Шуларның 9ына 2017 елда төзекләндерү эшләрен...

Торак йортларны капиталь ремонтлау республика программасы киләсе елда да үз эшен дәвам иттерәчәк. Бөгелмә муниципаль районында барлыгы 57 торак йорт төзекләндереләчәк. Шуларның 46сы - шәһәрдә, 6сы - Бөгелмә районында, 5се - Карабаш бистәсендә.

Әлеге эшләрне алып барырга өчен барлыгы 13 подряд оешмасы теләк белдергән. Шуларның 9ына 2017 елда төзекләндерү эшләрен алып бару өчен рөхсәт бирелде. Подряд оешмаларын махсус төзелгән комиссия сайлап алды. Аның составына идарәче компания, Дәүләт торак инспекциясе, җирле үзидарә, Бөгелмә эчке эшләр бүлегенең икътисадый тәртип бозу очракларына каршы көрәшү бүлеге вәкилләре керде. "Мониторинг ЖКХ" электрон системасы аша ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре дә әлеге сайлауга үз өлешен кертте. Капиталь ремонт программасы исемлегендә иң намуслы, эшен тиешенчә алып бара алган подрядчы оешмалар гына кергән.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса