Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Бөгелмә Үзәк балалар китапханәсендә матур бер чара узды

"Радуга" үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлендә шөгыльләнүче балалар өчен Үзәк балалар китапханәсендә көзнең матур мизгелләрен күрә белергә өйрәтә торган матур бер чара узды. Социаль хезмәткәрләр Марина Токмачёва белән шушы юлларның авторы бергәләп уздырган әлеге чарада безнең якта көзләрнең якты төсләргә искиткеч байлыгы, матурлыгы, муллыгы турында сүз барды....

"Радуга" үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлендә шөгыльләнүче балалар өчен Үзәк балалар китапханәсендә көзнең матур мизгелләрен күрә белергә өйрәтә торган матур бер чара узды.

Социаль хезмәткәрләр Марина Токмачёва белән шушы юлларның авторы бергәләп уздырган әлеге чарада безнең якта көзләрнең якты төсләргә искиткеч байлыгы, матурлыгы, муллыгы турында сүз барды. Хәтта соры яңгырлар тәүлекләр буе ява башлаган вакытларның да үз матурлыгы бар. Аларны күрә белергә генә кирәк.

Үсмер кызлар һәм малайлар бу чарада көзнең үзенчәлекләрен, яңа төсмерләрен ачтылар, шул уңайдан халык авыз иҗаты белән таныштылар - көз турында үзләре белгән әйтемнәрне, мәкальләрне барладылар, табышмакларга җаваплар эзләделә, бик күп яңалыклар тыңладылар.

Чара ахырында һәр бала татлы күчтәнәч алды.

Светлана КИРДИНА,

"Радуга" үзәге психологы.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса