Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Бөгелмә Советларының берләштерелгән сессиясе

20 декабрьдә 2 нче чакырылыш Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәр Советларының берләштерелгән сессиясе булып үтте.

Сессия эшендә ТР Дәүләт Советы депутатлары Р.Харисов, Л.Малыхина, ТР Президенты территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе А.Сәхибуллин, прокурор, хөкемдар, Совет һәм башкарма комитет бүлекләре, идарәләре, предприятие-оешмалар җитәкчеләре, күмәк мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Сессиянең көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр куелган иде:
1. Татарстан Республикасы "Бөгелмә муниципаль районы" муниципаль берәмлегенең 2013 һәм пландагы 2014-2015 елларга бюджеты турында.
2. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлегенең 2013 һәм пландагы 2014-2015 елларга бюджеты турында.
3. Бөгелмә муниципаль районы Советының 2011 елның 20 декабрендә булып узган XIV сессиясендә кабул ителгән "Татарстан Республикасы "Бөгелмә муниципаль районы" муниципаль берәмлегенең 2012 һәм пландагы 2013-2014 елларга бюджеты турында"гы 1 нче номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында.
4. Бөгелмә шәһәр Советының 2011 елның 20 декабрендә булып узган XIV сессиясендә кабул ителгән "Татарстан Респуб-ликасы Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлегенең 2012 һәм пландагы 2013-2014 елларга бюджеты турында"гы 1 нче номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында.
5. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Советының 2011 елның 20 декабрендә булып узган XIV сессиясендә кабул ителгән "Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлегенең "Контроль-санау палатасы" муниципаль казна учреждениесе турында Нигезләмә хакында"гы 10 нчы номерлы карарга үзгәрешләр кертү турында.
6. Бөгелмә муниципаль районы Советының 2012 елның 7 ноябрендә булып узган XXII сессиясендә кабул ителгән 5 нче һәм 2010 елның 8 октябрендә
булып узган XXXXIII сессиясендә кабул ителгән 6 нчы номерлы карарларын гамәлдән чыгару турында.
7. Бөгелмә муниципаль районында һәлакәтләргә бәйле вәзгыятьне анализлау һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең эше турында.
8. Ринат Гата улы Харисовка "Бөгелмә муниципаль районының мактаулы гражданины" дигән исем бирү турында.
Сессия, тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча да тиешле карарлар кабул итте.
Бу 2012 елда соңгы сессия булу сәбәпле, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Илдус Касыймов барлык депутатларны якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләде. Агымдагы елда эшләрнең тотрыклы барганлыгын, һәр өлкәдә эш күрсәткечләренең күпмедер дәрәҗәдә югарырак та булуын әйтеп узды һәм боларның барысы өчен дә депутатларга ихлас рәхмәт әйтеп, алдагы елда да уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса