Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Бөгелмә районының СПЭК: законнарны бозган өчен ике бөгелмәлегә штраф билгеләнде.

2 апрельдә Бөгелмә полициясенең җәяүлеләр наряды хезмәткәрләре, гражданнарның үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәүләренә контрольлек итү максатыннан тикшергәндә, махсус рөхсәтсез, шулай ук объектив сәбәпләр булмаган килеш өйләреннән читтә булган ике кешене туктаты.

Алар 47 яшьлек һәм 38 яшьлек бөгелмәлеләр булып чыккан. Бу хакта Бөгелмә муниципаль районының санитария-эпидемияләргә каршы комиссиясе утырышында хәбәр иттеләр. 
 ТР Министрлар Кабинеты карары белән кертелгән эпидемиягә каршы чараларны бозуларын исәпкә алып, тәртип бозучыларга карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 2нче өлеше, 6.3нче маддәсендә каралган административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. 
3 апрельдә Бөгелмә шәһәр суды карары белән бу ике ир административ хокук бозуда гаепле дип табылды һәм 15әр мең сум күләмендә штраф рәвешендә административ җәзага тартылды. 
Исегезгә төшерәбез, үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәү максатыннан, шәһәрдән керү һәм чыгу юлларында эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре  8 постта эшли. Шәһәргә килү һәм чыгу   объектив сәбәпләр булганда гына рөхсәт ителә.  Шәһәр эчендә мобиль һәм җәяүлеләр хокук саклау органнары хезмәткәрләре өйдән читтә булган гражданнарны аркасында ачыклыйлар. Объектив сәбәпләрдән башка гына чикләүләрне бозган өчен "халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге законнарны бозу" – ягъни РФ КоАПның 6.3нче маддәсе буенча җаваплылык каралган. 
Юридик һәм вазыйфаи затлар тарафыннан йәрү өчен бирелгән рөхсәт язуларына аерым игътибар бирелә. Әгәр ул ТР Министрлар Кабинеты карарында язылган формага туры килмәсә яки шик тудырса, кешенең шәхесен, конкрет оешмада эшләү фактын һәм үз-үзеңне изоляцияләү шартларында әлеге компаниянең эшчәнлек мөмкинлекләрен ачыклауга кадәр ул рөхсәт язуын алалар. Андый рөхсәт белешмәсе бирү хокукы булган барлык эш бирүчеләр дә бердәм реестрга кертелгән. Ялган документны (белешмәләрне) файдаланган өчен шулай ук РФ КоАПның 6.3 ст.санкцияләре кулланылак. Җәза – штраф яки эшчәнлекне административ туктатып тору. Барлык хокук бозучылар да полиция бүлегенә җибәрелә, анда видеоконференцэлемтә аша судлар тиешле карарлар чыгарачак. 
Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 2 апрелендә РФ КоАП 2нче өлеше, 6.3нче маддәсе буенча җәзаны катгыйландыра торган үзгәрешләр кабул ителде. Бүгенге көннән штрафлар түбәндәгечә: 
- физик затларга –15 мең сумнан 40 мең сумга кадәр,
- вазыйфаи затларга – 50 мең сумнан 150 мең сумга кадәр;, 
- юридик затларга – 200 мең сумнан 500 мең сумга кадәр яки эшчәнлеген 30 тәүлеккә кадәр административ туктатып тору. Шуның белән бергә, хокук бозучыларга түбәндәге маддәләр нигезендә санкция куллану да мөмкин: 
- 19.4. «дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыручы органның вазыйфаи заты, оешманың федераль законнар нигезендә дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыруга вәкаләтле вазыйфаи заты, муниципаль контрольне гамәлгә ашыручы органның вазыйфаи затының законлы күрсәтмәсенә буйсынмау" РФ КоАП, 19.4нчы маддә», 
- 19.5. «дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыручы органның (вазыйфаи затның) законлы күрсәтмәсен (карарларын, күрсәтмәләрен, карарларын) вакытында үтәмәү». 
Моннан тыш, дөрес булмаган мәгълүматны (фейкларны) таратучы затлар РФ КоАП, 19.15нче маддә – «ирекле массакүләм мәгълүматтан явызларча файдалану» – нигезендә административ җаваплылыкка тартыла. Әлеге маддә буенча санкция 30-100 мең сум күләмендә административ штраф салуны күздә тота. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса