Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә – «Идель – йорт» фестивале

Карабаш мәдәният йортында Шамил Зиннур улы Закиров исемендәге «Идел – йорт» 19нчы Төбакара халык театр коллективлары бәйгесе булып узды.

28 март көнне  Карабаш мәдәният йортында Шамил Зиннур улы Закиров исемендәге «Идел –  йорт» 19нчы Төбакара халык театр коллективлары бәйгесе булып узды.

Карабаш халык театры тарафыннан Ркаил Зәйдулланың «Саташкан сандугач» спектакле тәкьдим ителде. Сюжетның бик тә мавыктыргыч булуы, вакытның үткәнен сиздермәде дә. Театрыбызның үзенчәлекле актерларын билгеләп үтми мөмкин түгел. Бу – Рәсим Яминов, Эльвира Ибраһимова, Руслан  Хаҗиәхмәтов, Эльмир Фазлыев, Сәрия Ибраһимовалар. Һәрбер герой үз ролен уңышлы башкарып чыкты. Сәхнәгә беренче адымнарын ясаучы яшь һәм талантлы артистыбыз Илназ Каюмовның мәдәният өлкәсендәге уңышлары да шатландыра.

Спектакль  ахырында  тамашачылар һәм жюри әгъзалары, хискә  бирелеп,  күз  яшьләрен тыеп тора алмадылар, көчле алкышлар спектакльның уңышлы узуын дәлилләде. Мәртәбәле җюри әгъзалары – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең директор урынбасары, атказанган мәдәният хезмәткәре Гали Габдрахманов, әлеге үзәкнең төп белгече Рифат Миндубаев, Бөгелмә муниципаль районы башкарма кометитының мәдәният бүлеге җитәкчесе, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Лена Миңнуллина, ТАССРның һәм Россиянын  атказанган  халык артисты  Равил Сәлимовлар тамашага югары бәя бирделәр.

Моның белән генә театр сезоны тәмамланмый. Районныбызда һәм күрше район мәдәнят йортларында тамашалар күрсәтү дәвам итә.

Карабаш халык театрына уңышлар теләп калам.

Гөлназ ГОБӘЙДУЛЛИНА, Карабаш халык театры режиссеры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса