Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Бөгелмә районында ташуга әзерлек

Бөгелмә районында шәһәр тибындагы Карабаш бистәсендә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясенең күчмә утырышы узды...

Язгы ташу җитди икътисади һәм социаль нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Соңгы елларда елгалар нык ташымады. Шулай да Татарстанның кайбер районнары югары әзерлек режимында булды.

Бөгелмә районында шәһәр тибындагы Карабаш бистәсендә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясенең күчмә утырышы узды. Карабаштан тыш, куркыныч зонада Татар Димскәе, Иске Сумароково, Петровка, Кодаш, Кече Бөгелмә, Покровка, Зеленая Роща авыллары да бар.

Язгы ташу торышы кискенләшкән очракта, Бөгелмә муниципаль районында барлыгы 143 йорт су басу зонасында булачак, анда 289 кеше яши. Су басу зонасында шулай ук 25 баш мөгезле эре терлек бар. Социаль әһәмияткә ия объектлар, үләт базлары һәм биотермик чокырлар су басу зоналарына эләкми, - дип билгеләп үтте район башлыгы Линар Закиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса