Бөгелмә районында чәчү эшләре гөрли
"Муса Җәлил исемендәге" хуҗалыкта 7 мең гектар чәчү җире.
Районыбызның авыл хуҗалыкларында язгы кыр эшләре гөрли. Хәзер алар өчен аеруча җаваплы чор. Язның бер көне ел туйдыра, дип халык юкка әйтмәгән. Моны игенчеләр үзләре дә бик яхшы аңлый, шуның өчен дә көнне төнгә ялгап, тир түгәләр.
Быел районда сабан чәчүен 43 мең 320 гектар җирдә башкару планлаштырылган. Бүгенге көндә бөртеклеләр 13 мең 89 гектарда җир куенына салынган. Аның 11 мең 929 гектары – бөртекле, 840 гектары – техник, 320 гектары – азык культурасы.
Район басуларына беренчеләрдән булып чыгып, алдынгылар сафында баручылар рәтендә "Подгорный" җәмгыяте, "Муса Җәлил исемендәге" хуҗалык, 1нче номерлы ашлык продуктлары комбинаты хезмәтчәннәрен атарга була.
"Муса Җәлил исемендәге" хуҗалык кырларында өр-яңа чәчү комплексы, куе тузан туздырып, бодай чәчә.
– Техника яңа, быел беренче сезон гына эшли. Шуңа күрә дә, эшләве күпкә җиңел, рәхәт, – дип каршы алды чәчү комплексы хуҗасы Фәнис Мингалимов.
Алдынгы механизатор 1996 елда гаиләсе белән Чирмешән районныннан Бөгелмәгә күченеп килә. Шул дәвердән бирле ул безнең җир кешесе – бер генә елны да җир эшләреннән калганы юк.
– Эшем ошый, иртә яздан кырга – җирләрне эшкәртергә чыгып китәбез, кышка кадәр шунда эшлибез. Шунысы күңелле, хезмәтеңне үзең күрәсең, бәялисең. Үзебез чәчкән ашлыкны үзебез үк җыеп алабыз. Билгеле инде, еллар уңышлы килеп, икмәк уңса, шатланабыз, киресе булса, көенәбез, – ди тырыш авыл хезмәтчәне.
"Муса Җәлил исемендәге" хуҗалыкта эш бар куәткә кайный. Биредә бүгенге көндә өч чәчү комплексы эшли.
– Тулаем исәпләгәндә, безнең 7 мең гектар чәчү җиребез бар. Бүгенге көндә аның 1 мең гектарына – уҗым культурасы, 1 мең 100 гектарына – арпа, 500 гектарына – солы, 800 гектарына бодай чәчтек. Барлык механизаторларыбыз, шоферларыбыз – иртәдән кичкә кадәр кырда. Яз соңга калып килү сәбәпле, әле җир утырып бетмәгән, өсте кипкән, аста дым, шуңа да эшләр үткән елга караганда авыррак бара, – ди "Муса Җәлил исмендәге" хуҗалык җитәкчесе Харис Әхмәтгәрәев.
Авыл хезмәтчәннәренең эше әле бихисап. Бу чорда алар өчен ял да юк, бәйрәм дә юк. Аларның тырышлыклары бушка китмәс. Көзен тук башаклы иген кырлары мул уңыш белән сөендерер! Халык әйтмешли, елы гына килсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа