Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Бөгелмә муниципаль районының ГХАТ бүлегендә ана капиталы сертификатларын тапшыру тантанасы үтте

36 гаилә ана капиталы сертификатына ия булды.

Бөгелмә муниципаль районының ГХАТ бүлегендә ана капиталы сертификатларын тапшыру тантанасы үтте. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Элла Ивановна Демченко һәм Бөгелмә шәһәре Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасарый Елена Михайловна Латыпова һәм "Газпром" банкының өстәмә офисы вәкилегаиләләргә Елена Николаевна Боброва тантаналы шартларда сертификатлар тапшырдылар һәм яшьләргә ныклы сәламәтлек, ата-ана бәхете, татулык, чын мәхәббәт теләделәр.

Май аенда Бөгелмә районында 36 гаилә ана капиталы сертификатына ия булды.

Ана капиталы программасын тормышка ашыруга старт бирелгәннән алып, Бөгелмә районында 6828 гаиләгә әлеге сертификат тапшырылды. Бүгенге көнгә 5697 гаилә әлеге матди ярдәм чараларын кулланган.

2018 елдан ана капиталын традицион куллану юнәлешләреннән кала, сертификат ияләре әлеге чараларны балага 3 яшь тулганны да көтмичә, ай саен мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениесенә түләүгә тота ала.

bugulma.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса