Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Бөгелмә мәгариф белгечләре гаиләләр бердәмләшүгә ярдәм итә

Агымдагы уку елында Бөгелмә муниципаль районында 40 гомумбелем бирү учреждениесе эшли.

Бөгелмә муниципаль районында мәгариф учреждениеләре тарафыннан гаилә иминлеген булдыру эшләре турында мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары вазифаларын башкаручы Альбина Әсәдуллина сөйләде. Аның фикеренчә, бу юнәлештә мәгариф учреждениеләре башкарырга тиешле төп эш – гаиләләр бердәмләшүгә ярдәм итү, ата-ана һәм балалар арасында уңай мөнәсәбәтләр булдыру, балага гаиләдә уңай шартлар тудыру, шулай ук, гаиләне, тәрбия бирү шартларын һәм үзенчәлекләрен өйрәнү.

Агымдагы уку елында Бөгелмә муниципаль районында 40 гомумбелем бирү учреждениесе эшли. Аларда 10 949 укучы белем ала. Баланың физик, әхлакый, интеллектуаль шәхесен үстерү юнәлешендә ана-аналар компетентлыгын үстерү өчен шактый эшләр башкарыла. Гаилә иминлеген саклау сәламәтлек саклау өлкәсе, балигъ булмаганнар эшләре бүлеге һәм комиссиясе белгечләре катнашындагы тематик ата-аналар җыелышлары; мәктәп, шәһәр күләмендә үтүче иҗади һәм спорт чараларында катнашу; гаилә бәйрәмнәре оештыру һәм үткәрү; мәктәпнең попечительләр советы вәкилләре тарафыннан авыр тормыш шартларында калган гаиләләргә финанс ярдәме күрсәтү аша башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса