Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Бер төпчектән – зур афәт

2 август көнне 18 сәгать 43 минутта 64 нче янгын сүндерү частена Бөгелмәнең Октябрь урамындагы 18 нче йортның бишенче катындагы балконнан төтен чыгу турында хәбәр итәләр.

Юрий ХРЕБЕТ,
Бөгелмә күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге өлкән инспекторы,
эчке служба капитаны.
Янгын сүндерүчеләр ике минут эчендә вакыйга булган урынга барып җиткәндә, бишенче каттагы ике бүлмәле квартирның балконында ут инде дөрли торган була. Урынга шулай ук "Бөгелмәгаз", электр челтәре, эчке эшләр бүлеге, "Ашыгыч ярдәм" хезмәткәрләре дә юнәлтелә.
Бер төркем балконда янгын чыганагын сүндерү белән мәшгуль булганда, башка хезмәткәрләр, тышкы яктан бикләнгән ишек аша кереп, берни белми йоклап яткан хуҗаны уятып алып чыгалар. 18 сәгать 50 минутта янгын тулысынча сүндерелә.
Тикшерү барышында утның балконда, ишекнең сул ягында торган урындык тирәсендә чыкканлыгы ачыклана. Шунда ук тәмәке төпчеге өчен калай банка, спиртлы эчемлекләрдән бушаган шешәләр, рюмкалар тора. Янгын нәтиҗәсендә 4 квадрат метр мәйданда пластик тәрәзә, тумбочка, урындык яна, торак бүлмә-ләргә, төтен тулуны исәпкә алмаганда, зыян килми.
Янгынның сәбәбе - тәмәке тарткандагы саксызлык. Бу - янгын чыгуга сәбәп була торган иң куркыныч факторларның берсе. Еш кына ул тәмәке тарткан ке-шенең үлеменә китерә, бигрәк тә тартучы исерек булса һәм урында яткан килеш тартса. Тәмәке тарта торган җирегездә көл савыты тотыгыз, төпчекне балконнан ыргытмагыз, чүп чиләгенә, чүп шахталарына ташламагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса