Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Баласына бакчада урын булмаган гаиләләргә өстәмә федераль ярдәм сорала

Бу хакта бүген Казанда Россия Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча комитет утырышында Т.Ларионова белдерде. (Казан, 1 декабрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, "Мәрхәмәт" хатын-кыз-депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова, балалар бакчаларында урын булмау сәбәпле, 1,5 яше тулып киткән балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм чаралары бөтенләй...

Бу хакта бүген Казанда Россия Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча комитет утырышында Т.Ларионова белдерде.

(Казан, 1 декабрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, "Мәрхәмәт" хатын-кыз-депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова, балалар бакчаларында урын булмау сәбәпле, 1,5 яше тулып киткән балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм чаралары бөтенләй булмау проблемасын күтәрде. Бу хакта ул бүген Татарстанның Дәүләт Советында Россия Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча комитетының түгәрәк өстәл утырышында белдерде.

Искәртеп үтик, бүген республика парламентының кече залында "Төбәктә демографик сәясәт һәм Татарстан Республикасында балалы гаиләләрнең тормыш сыйфатын арттыру" темасына утырыш уза.

"Балага 1,5 яшь тулып киткәч, ярдәм чаралары юк диярлек. Балалар бакчасында урын булмаса, мондый гаиләләргә федераль дәрәҗәдәге өстәмә ярдәм чаралары кирәк. Дөрес, Владимир Путин 2 айдан 3 яшькә кадәр балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә чиратны бетерү бурычын куйды, әмма моның өчен вакыт кирәк. Шушы проблема белән күзгә-күз очрашкан бу аналарга бүген нишләргә? Без, мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә урын булмау сәбәпле, бала караучы ата яки анага компенсация түләү буенча гамәлдәге законга төзәтмәләр кертү кирәк дип саныйбыз", - дип билгеләп узды.

Ольга Окунева федераль комитет утырышында да 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәр сабыйларны балалар бакчаларында урын белән тәэмин итү проблемасы күтәрелгәнен билгеләп узды. Аның әйтүенчә, парламентарийлар аерым бер гаиләләргә акча юнәлтү түгел, ә яңа балалар бакчалары төзү турында уртак фикергә килгәннәр. "Без, әниләрнең өч ел эчендә квалификациясен югалтмыйча, гаиләнең матди хәлен яхшырту максатыннан, баласына 1,5 яшь тулып киткәч, эшкә чыгарга тиешлеген аңлыйбыз", - дип белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса