Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Баланың теле иртә ачылсын дисәң… Гади 7 киңәш

1. Бөтен нәрсәне тасвирлагыз. Үзегезнең кайда булуыгызны, нәрсә эшләгәнне, кая барганны, ниләр күргәнне һәрвакыт сөйләп торыгыз. Балага да, үзегезгә дә кызык әйберләрне аңлатып бирегез. 2. Сораулар бирегез. Бала әле җавап бирә алмаса да, барыбер сораулар бирергә кирәк. Кызыгыз йә улыгыз аның сорау икәнен аңласын өчен, интонацияне дөрес куегыз. 3. Төрле...

1. Бөтен нәрсәне тасвирлагыз.

Үзегезнең кайда булуыгызны, нәрсә эшләгәнне, кая барганны, ниләр күргәнне һәрвакыт сөйләп торыгыз. Балага да, үзегезгә дә кызык әйберләрне аңлатып бирегез.

2. Сораулар бирегез.

Бала әле җавап бирә алмаса да, барыбер сораулар бирергә кирәк. Кызыгыз йә улыгыз аның сорау икәнен аңласын өчен, интонацияне дөрес куегыз.

3. Төрле әйберләр турында сөйләгез.

Берәр предмет яки күренешне алып, аның турында нәрсә беләсез, барысын да сөйләгез.

4. Позитив булыгыз.

Сөйләшү һәм аралашу - ул нәрсәне дә булса тасвирлау һәм аңлату гына дигән сүз түгел. Сөйләшү күңелле һәм кәефне күтәрә торган булсын.

5. Балаларча сөйләшмәгез.

Балалар кече яшьтән үк, без уйлаганга караганда, яхшырак аңлыйлар. Шуңа күрә сөйләмне артык гадиләштерергә ярамый. Гади сүзләр кулланып, ләкин олы кеше белән сөйләшкән кебек аралашыгыз.

6. Кул хәрәкәтләре ясагыз.

Сүзләр кулланмыйча аңлату бала өчен шулай ук мөһим.

7. Тукталып торырга һәм тыңларга онытмагыз.

Балага кабатларга яки җавап бирергә мөмкинлек бирегез.

http://sabantuytatar.ru/berenche-rubrika/9830/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса