Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Балаларга матурлык бүләк итегез!

Безнең 30нчы "Чыршыкай" балалар бакчасында (мөдир Ирина Николаевна Митрофанова) тәрбияләнүчеләр кышкы саф һавада хәрәкәтчән спорт уеннары уйнарга бик тә яраталар. Һава суларга чыккан сәгатьләрдә тәрбия эшен алып баруны камилләштерү, сабыйларның физик активлыкларын арттыру максатыннан, безнең бакча участокларында бик матурлап эшләнгән күпфункцияле корылмалар барлыкка килде. 2нче урта төркемдә тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре бер...

Безнең 30нчы "Чыршыкай" балалар бакчасында (мөдир Ирина Николаевна Митрофанова) тәрбияләнүчеләр кышкы саф һавада хәрәкәтчән спорт уеннары уйнарга бик тә яраталар. Һава суларга чыккан сәгатьләрдә тәрбия эшен алып баруны камилләштерү, сабыйларның физик активлыкларын арттыру максатыннан, безнең бакча участокларында бик матурлап эшләнгән күпфункцияле корылмалар барлыкка килде.

2нче урта төркемдә тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре бер якшәмбедә килеп, балаларны кинәндеререлек корылмалар "корып" киттеләр. Әлбәттә, бу эш тәрбиячеләр белән бергә киңәшләшеп, алар күрсәтмәләре нигезендә эшләнде. Бөтен композиция бер темага багышланган: "Светофория" "объектлары" күз явын алырлык матур төсләр белән балкып утыралар. Биредә ян-яклары җемелдәп торган светофор утлары белән бизәлгән боз тау-шугалак та, өч төсле "сарафан кигән" күңелле күбәләк корты да, буй-буй таяк тоткан ташбака да, бозлы шарлар белән бизәлгән чыршы да бар. Иң төп һәм әһәмиятле персонаж, әлбәттә, светофор булды. Балалар юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшергәндә, ул төбәп кар ату объектына да әверелде.

Нәниләргә кышкы әкият бүләк итүдә катнашкан барлык әти-әниләргә зур рәхмәт белдерәбез

Татьяна КУПРИЯНОВА, Венера ЗАРЕЕВА,

тәрбиячеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса