Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Актуаль тема

Ана – бөек исем

Календарьда бәйрәмнәр күп. Арада Әниләр көне иң әһмиятлеләрдән санала. 28 ноябрьдә үзәк китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә "Илһам чишмәләре" клубында "Ана - бөек исем"дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Әлеге чараны оештыручылар Рәмилә Рәис кызы Шәкүрова һәм Зилия Нәҗип кызы Даешова әниләр темасына әзерләнгән слайд-шоу фонында кунакларга бу...

Календарьда бәйрәмнәр күп. Арада Әниләр көне иң әһмиятлеләрдән санала.

28 ноябрьдә үзәк китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә "Илһам чишмәләре" клубында "Ана - бөек исем"дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.

Әлеге чараны оештыручылар Рәмилә Рәис кызы Шәкүрова һәм Зилия Нәҗип кызы Даешова әниләр темасына әзерләнгән слайд-шоу фонында кунакларга бу бәйрәмнең тарихы, аның традицияләре турында сөйләделәр, җырлар тәкъдим иттеләр, шигырьләр укыдылар. Кичәдә катнашучылар "Мирас" татар халык фольклор ансамбль әгъзалары Чәчкә Миргасыйм кызы Сәлимова, Ләлә Әхмәт кызы Саттарова башкаруында бәетләр тыңладылар, ә 14 нче гимназия, 3нче мәктәп укучылары Адел Даешев белән Алия Галимова әниләр турында шигырьләр сөйләделәр.

Әлеге чара дәвамында бәйрәм кунаклары кадерле әниләре турындагы хатирәләр белән уртаклаштылар, шигырьләр сөйләделәр, кечкенә вакыттан хәтердә калган яраткан җырларын күмәк башкардылар. Әлфия Мөҗәһит кызы Нурмөхәммәтова үзенең искиткеч моңлы тавышы белән бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде.

Бәйрәм кичәсенең иң кызыклы өлеше милли көйгә оештырылган уеннар һәм бию булды. Чара, һәрвакыттагыча, түгәрәк өстәл артындагы чәй белән тәмамланды.

Рәмилә ШӘКҮРОВА, китапханәче.

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса