Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

“Алкогольгә – ЮК!”

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Үзәкләштерелгән район клублары системасы" муниципаль бюджет учреждениеләренең Соколка авылы мәдәният йортында "Алкогольгә - ЮК!" дигән баш астында мәдәният йорты коллективы тарафыннан оештырылган акция булып узды. Чараның максаты авыл халкы арасында алкоголизмга каршы нәфрәт уяту, эчкечелекне профилактикалау, сәламәт тормыш рәвеше алып барырга өндәү иде. Мәдәният йорты...

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Үзәкләштерелгән район клублары системасы" муниципаль бюджет учреждениеләренең Соколка авылы мәдәният йортында "Алкогольгә - ЮК!" дигән баш астында мәдәният йорты коллективы тарафыннан оештырылган акция булып узды.

Чараның максаты авыл халкы арасында алкоголизмга каршы нәфрәт уяту, эчкечелекне профилактикалау, сәламәт тормыш рәвеше алып барырга өндәү иде.

Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм андагы төрле клуб-түгәрәкләрдә шөгыльләнүче балалар, яшүсмерләр, авыл урамнары буйлап үттеләр, очраган һәр кеше белән алкогольнең зарары турында сөйләштеләр, фикер уртаклаштылар, сәламәт тормыш алып бару темасына әңгәмә кордылар, әлеге юнәлештә файдалы киңәшләр язылган буклетлар тараттылар. Бу акциядә авылдашлар гына түгел, ә авылга чит шәһәр-авыллардан килгән кунаклар да катнашты.

Чараны оештыручылар әлеге сөйләшүләрдә катнашкан һәрбер кеше үзенең сәламәтлеген саклау, яман гадәтләрдән арыну турында уйланмый калмас, бу мәсьәләгә, аз гына булса да, җаваплырак карый башлар дигән өметтә калалар.

И. ВИШНЕВСКАЯ,

Соколка авыл мәдәният йорты мөдире.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса