Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Актуаль тема

“Алга таба да шулай булачак” - "Ватаным Татарстан" газетасы

Владимир Путин дүртенче тапкыр Россия Президенты вазифасына кереште.

(Казан, 8 май, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Эльвира Вәлиева). Владимир Путин дүртенче тапкыр Россия Президенты вазифасына кереште. Мәскәү Кремлендә узган инаугурация тантанасында биш меңгә якын кунак катнашты. Илбашының чыгышы унике минут дәвам итте. Тантана исә ярты сәгатькә сыйды. Россия 2024 елга кадәр Президентлы булды.

Кунаклар алдында ант иткәннән соң, Владимир Путин Президент сайлавында үзе өчен тавыш бирүчеләргә рәхмәтен җиткерде. “Бу – Рос­­сиянең алга таба да үз көчен ныгытачагына һәм халыкның тагын да яхшырак яшәячәгенә өмет һәм ышаныч билгесе”, – диде ул. Мондый ярдәмнең әһәмиятле булуын да билгеләде. Билгеле булганча, Владимир Путин быел­ның 18 мартында узган Президент сайлавында җи­ңү­гә иреш­те. Тавыш бирүче­ләрнең 76,69 проценты аны хуплады. Шулай итеп, Президент алты елга сайланды.

Президент инаугурациясе Россия тарихында – җи­денче, Владимир Путин өчен – дүр­тенчесе. Алдагы тантаналарга күз салсак, 2000 нче елда узган чарада дәүләт баш­лыгы Рос­сиянең демократик илгә әй­ләнүен игълан итте. 2004 елда халыкара террорчылыкны җиңү турындагы сүзләр яңгы­рады. 2012 елда исә Владим­ир Путин “дөнья­ның яңартылган Россияне күрүен” искәртте. Бу юлы инаугурация чыгышы күбрәк халыкара мәсьәләләр­гә багышланды. Президент, илнең иминлеге тәэмин ителгән, дип ышандырды. “Мең елдан артык тарихыбыз дә­верендә илебез күп тапкырлар катлаулы чорлар кичерде. Ничек кенә булмасын, кыен хәлдән чыгу һәм үсешкә ире­шү юлларын таба белдек, бу алга таба да шулай булачак”, – диде Владимир Путин. Аның әй­түен­­чә, хәл җыеп утырырга вакыт юк. Илбашы Россияне, көлгә әйләнеп, яңа­дан те­релү сәләтенә ия булган Феникс кошы белән чагыштырды. “Бүген дә зур үсешкә ирешә алачагыбызга ышанам, чөнки без – иң катлаулы бурычларны да хәл итә алырлык көчле команда, – диде ул. – Һич­шиксез уңышка ирешә­чәк­без. Мин моның өчен хәл­дән килгәннең барысын да эш­ләргә әзер”.

Быелгы инаугурациянең үзенчәлекле яклары да бар. Илбашы тантанага гадәт­тәге­чә бушап калган Мәскәү урам­нары буйлап Президент кортежында утырып барудан баш тарткан. Дәүләт башлыгы машинага үз резиден­циясен­нән чыгып утырды. Владимир Путин тантанага “Кортеж” проекты кысасында Россиядә җи­тештерелгән яңа лимузинда килде. 2012 елдан бирле га­мәлгә ашырылучы әлеге проект кысасында, дәүләт җи­тәкчеләре өчен авто­мо­биль­ләр җитештерү күздә тотыла. Киләчәктә мондый “тимер ат”­ларны ирекле сатуга да чыгарырга ният­ли­ләр. Әлегә исә түрәләр өчен тырышып эш­ләячәкләр. Кайбер мәгълүмат­ларга караганда, быел проект кысасында йөзгә якын машина җи­теш­терү күздә тотыла. Мо­ңарчы илнең сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров мондый автомобиль­ләр­нең якын­ча бәясе турында да әйткән иде. Күп тә түгел, аз да түгел – 6-7 миллион сум.

Тантанадан соң, Владимир Путин Кремль полкы парадын карады. Мәйданга җыел­ган төрле иҗтимагый, яшьләр һәм волонтерлар оешмалары вәкилләре белән аралашты. Илбашы яшьләр­нең кулын кысып, тырышлык­лары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Без сезнең бе­лән”, – дип җавап бирделәр аңа. Инаугурация тантанасында Татарстан Президенты Рөс­тәм Миңнеханов та катнашты. Республика башлыгы “Инстаграм” социаль челтә­рендә әлеге уңайдан фотосурәт урнаштырды.

Кемгә – нәрсә, илдә яшәү­че­ләр Владимир Пу­тинның төп казанышларын һәм уңыш­сызлыкларын әйт­­кән. “Левада үзәге” үт­кәргән сораштыру барышында билгеле булганча, респон­дентлар­ның күпче­ле­ге (47 процент) Владимир Путинга Россиягә “бөек держава” исемен кире кайтаруы өчен рәхмәтле. Төньяк Кавказда вазгыять­нең тотрыклануын (38 процент), илне таркалудан сак­лап калуны (27 процент), пенсия һәм хезмәт хакларын арттыруны (24 процент), реформалар үткә­рүне (22 процент) дә Владимир Путинның төп уңыш­лары дип саныйлар. Шул ук вакытта илдә яшәүче һәр өч кешенең берсе дәүләт башлыгын акчалата түләүләр, стипендия, хез­мәт хакы һәм пенсия­ләрне тиешенчә арттырмауда гаеп­ләгән. Рос­сияле­ләргә җитеш­терүчән­лек­нең кимүе (27 процент), тәртип һәм канун нигезендә эшләүне көчәй­түне тәэмин итә алмау мәсьәләсе (23 процент) дә борчый. Халык әйтте, яңа Президент ишетерме? Монысын вакыт күр­сәтәчәк. Ул арада яңа вазифага керешкән Владимир Путин Дәүләт Думасына ил Премьер-министры кә­нә­фиенә кандидат буларак Дмит­рий Медведевны тәкъ­дим итте. Депутатлар әлеге мәсьәләне бүген үк карап тикшерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса