Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Акча файдасына ташламалы дарулардан баш тартучылар иң күп һәм аз булган районнар мәгълүм

Гадел Вафин социаль хезмәтләр җыелмасын сайлаучылар саны буенча Татарстанның округта алдынгы төбәк булуын әйтте. (Казан, 29 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 2018 елга социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарткан гражданнар саны Идел буе федераль округы төбәкләре арасында Татарстанда иң азы. Бу хакта Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин хәбәр итте. Россия Пенсия...

Гадел Вафин социаль хезмәтләр җыелмасын сайлаучылар саны буенча Татарстанның округта алдынгы төбәк булуын әйтте.

(Казан, 29 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 2018 елга социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарткан гражданнар саны Идел буе федераль округы төбәкләре арасында Татарстанда иң азы. Бу хакта Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин хәбәр итте.

Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге мәгълүматлары буенча, ташламалы дарулар белән тәэминаттан баш тартучылар республикада 66,9 процент тәшкил итә. (ИФО буенча уртача күрсәткеч - 82,5 процент, Татарстанда 2017 елда ул 68,4 процент булган).

Министр әйтүенчә, акчага караганда социаль пакетның кирәклеген аеруча Яңа Чишмәдә (53,5 процент), Югары Ослан районында (58,9 процент), Мөслим районында (60,2 процент), Сарман районында (60,3 процент), Кама Тамагы районында (61 процент) аңлыйлар. "Социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартучылар кимүе нәтиҗәсендә, "федераль" ташламага ия булучыларны дарулар белән тәэмин итү өчен федераль казнадан өстәмә 66 млн сум акча бүлеп бирелде", - диде Гадел Вафин.

Ә соцпакетны кире кагучылар күп булган районнарга Кукмара (72,9 процент), Яшел Үзән (72,7 процент), Бөгелмә (71,6 процент), Нурлат (69,6 процент), Чистай (69 процент) керә.

Гадел Вафин муниципаль берәмлек башлыкларына мөрәҗәгать итеп: "Бу эшне сәламәтлек саклау учреждениеләре генә алып барырга тиеш түгел, бу муниципалитетлар, пенсия фонды бүлекләре һәм социаль хезмәтләрнең җаваплылыгы да. Барлык структуралар моңа җаваплы карый башламый торып, бу мәсьәләдә финанслауны арттыруга ирешеп булмый", - диде ул.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/29/156952/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса