Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Афәт белән фаҗига янәшә

Агымдагы елда Бөгелмә муниципаль районы территориясендә инде ике дистәгә якын янгын очрагы теркәлде, дип хәбәр итә безгә Бөгелмә муниципаль районы күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы урынбасары Юрий Хребет.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.
Шәһәрдә дә, районда да ут афәтенең ягу-җылыту сезонында иң еш очрый торган төп сәбәбе - мичләрнең дөрес салынмаганлыгы һәм файдаланганда тиешле таләпләрне үтәмәү. Ә инде мич янган чакта аны караучысыз калдыру куркынычны бермә-бер арттыра.
Агымдагы айда - мартта Бөгелмәдә булган янгыннарның икесе бигрәк тә зур фаҗигале төгәлләнә. 14 мартта кичке сәгать 7 тулганда Нефтьчеләр урамындагы 10х3 метрлы эшчеләр вагоны яна. Ул да миченә ягып җылытыла торган булган. Күрше-тирәдә зыян күрерлек корылмалар булмагангамы, афәт турында соң хәбәр итәләр. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә вагон инде дөрләп яна торган була. Су сиптереп утны сүндергәч, хәрабәләрне актарганда, гражданин Ф.ның янган гәүдәсе табыла. Ул вагонда йоклаган булган.
Икенче көнне - 15 мартта иртәнге сәгать 7 тулып үткәч, Бөгелмәнең Эшчеләр урамында агачтан салынган бер катлы торак йорт януы турында шылтыраталар. Хәбәр алынуга 9 минут вакыт узуга, янгын сүндерүчеләр вакыйга урынына барып җитә, бу вакытта ут инде йортны тулысынча чолгап алган була, түбәсе җимерелеп төшә. Өйгә керү юлында йорт хуҗабикәсе гражданка К.ның (инвалид) өлешчә янган үле гәүдәсенә тап булалар. Соңыннан
ачыклануынча, аны туганы А. алып чыгарга тырышкан, аның да бите, куллары, аркасының өске өлеше, аяклары пешкән (пешү дәрәҗәсе 10 процент тәшкил итә). Зыян күрүчене хастаханәгә озаталар. Ут чыгуның сәбәпләре билгесез.
21 мартта Гафиятуллин урамындагы бер йортта бишенче каттагы бер квартирда ут чыга. Кухняда янгын көчәюгә, квартирда яшәүчеләр урамга чыгып китә, янгын сүндерүчеләр санаулы вакыт эчендә утны йөгәнли. Күзәтчелек бүлеге өлкән дознавателе Д. Артемьев әйтүенчә, бу афәттә гражданка Г. зыян күрә - аяклары, җилкәләре пешә. Аны хастаханәгә озаталар.
Ут афәте белән фаҗига һәрчак янәшә йөри. Шуңа күрә дә янгын сүндерүчеләр һәм күзәтчелек органнары белгечләре һәркемне уяу һәм игътибарлы булырга өнди.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса