Ел дәвамында – контрольдә
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында коммуналь хезмәтләргә түләүләргә контрольлек итү дәвам итә. 25 гыйнвар көнне биредә видеоконференция режимында чираттагы киңәшмә булып узды. Аны министр урынбасары Алексей Фролов алып барды.
Әлфия МОСТАФИНА.
Чыгышлардан күренгәнчә, торак милекчеләреннән килгән сорауларның күбесе җылылык өчен түләүләргә һәм зур суммада ОДН өчен түләү өстәлүенә кагыла. Туры элемтәдә булган җитәкчеләрнең барысы да урыннарда, түләүләрнең нигезле булуын тикшерү максатында, штаблар төзелүен әйтеп уздылар. Мәсәлән, Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе 350 күпфатирлы йортның 10ысында проблемалар булуын һәм аларны чишү буенча конкрет эшләр башкарылуын билгеләп үтте. Ә менә Алексеевскидан хәбәр итүләренчә, 14 күпфатирлы йортта җылылык өчен түләү кимегән, 64 торакта исә узган айлар дәрәҗәсендә калган.
Ә инде 24 йортта түләүләрнең кискен артуын энергия ресурсларының артык күп тотылуы белән аңлаттылар алар. Бу турыда халык арасында аңлату эшләре алып барылуы әйтелде.
Министр урынбасары шулай ук муниципаль берәмлекләрдә коммуналь хезмәтләрне исәпләүдә 5.0 версияле программа продуктын кертү буенча эшнең торышын тикшерде. 8 районда бу мөһим эш төгәлләнмәгән икән әле.
Бөгелмә муниципаль районында да бу тема бик актуаль. Гыйнвар ае өчен киләчәк счет-фактуралар белән аңлашылмаучылык килеп чыкмасын өчен шәһәрнең халыкка коммуналь хезмәтләр күрсәтүче барлык оешмаларына бер-ике көн эчендә, проблемалы йортларда булып, фатирлардагы салкын һәм кайнар су, электр энергиясен исәпләү приборларыннан контроль саннар алу йөкләнде.
Коммуналь түләүләр буенча сораулары булган гражданнар өчен шәһәрдә кайнар линия "булдырылды".
Әгәр дә сез торак-коммуналь хезмәтләр өчен җибәрелгән бәяләр белән килешмисез икән, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы "кайнар линия"сенә түбәндәге телефоннар буенча шылтырата аласыз: 8 (843) 231-15-77. Тарифлар буенча ТР Дәүләт комитеты телефоны: 8 (843) 221-82-51. Яисә Бөгелмә торак инспекциясе "кайнар линия"сенә 8 (85594) 6-05-45 телефоны аша шылтыратып, шикаять белдерә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа