Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Актуаль тема

Бөгелмәнең 7 гимназиясе территориясендә пластик калдыкларны җыю өчен махсус модуль барлыкка килде

Безнең шәһәрдә сәясәт өлкәсендә эшләүчеләрнең укытучы ролендә дәрес үткәрүе гадәткә керде дияргә мөмкин. Бу юлы экология дәресе 7 гимназиядә үтте. Гимназистлар, Бөгелмә шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков белән бергә, җирдәге көнкүреш калдыкларын җыю проблемасын чиштеләр. Хәзер инде полимерга, ә халык телендә гади пластикка икенче тормыш бирү серләрен 7 нче...

Безнең шәһәрдә сәясәт өлкәсендә эшләүчеләрнең укытучы ролендә дәрес үткәрүе гадәткә керде дияргә мөмкин. Бу юлы экология дәресе 7 гимназиядә үтте. Гимназистлар, Бөгелмә шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков белән бергә, җирдәге көнкүреш калдыкларын җыю проблемасын чиштеләр.

Хәзер инде полимерга, ә халык телендә гади пластикка икенче тормыш бирү серләрен 7 нче гимназия укучылары яхшы белә. Гимназия территориясендә пластик калдыкларны җыю өчен махсус модуль барлыкка килде. Ул тәртипкә өйрәтә һәм файда китерә, ди укучылар үзләре.

Бик гади - шешәне бары тик тиешле урынга гына ыргытырга кирәк, ул анда югалмый, ә икенче тормыш ала. Әйе, үзең турында гына уйламыйча, табигатьне кайгырту - бүгенге көндә аеруча актуаль. Бөгелмәдә "ЭкоЯз" бик нәтиҗәле үтә. Укытучылар ролендә - сәясәтчеләр, укучылар ролендә -илнең аңлы гражданнары. Шәһәрнең башкарма комитет җитәкчесе Михаил Конков катнашында үткән дәрес тә бик актуаль иде. Шулай ук, әңгәмәдә экологлар да катнашты. Акцияне оештыручылар ролендә "ДоброДом" волонтер хәрәкәте вәкилләре.

Елына 220 килограмм. Статистика буенча ел саен һәрбер россияле үз артыннан нәкъ шул чаклы чүп-чар калдыра. Бу безнең планета өчен шактый зур. Елга, күл ярларында, урман һәм кырларда күпме калдык ята, уйлагыз, алар таркалсын өчен ничә дистә һәм йөз еллар кирәк булачак.

Табигатьне саклау безнең изге бурыч, 7 нче гимназия территориясендә пластик җыюдан җыелган чаралар София Беллерны дәвалауга китәчәк. Ә киң күләмдә фикерләгәндә, һәрбер эшкәртелгән пластик шешә Җирне саклап калырга сәләтле.
"Бөгелмә-медиа".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса