Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рифнур Сөләймановның ярдәмчесе бөгелмәлеләрне кабул итте

3 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рифнур Сөләймановның ярдәмчесе Рөстәм Салихов гражданнарны кабул итте. Очрашу "Бердәм Россия" сәяси партиясең Бөгелмә бүлегенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә узды. Матбугат үзәгеннән хәбәр итүләренчә, депутат ярдәмчесе белән очрашуга 6 кеше язылып куйган булган. Сорау-гозер һәм мөрәҗәгатьләр төрле иде: торак бирү, пенсиягә алдан...

3 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рифнур Сөләймановның ярдәмчесе Рөстәм Салихов гражданнарны кабул итте. Очрашу "Бердәм Россия" сәяси партиясең Бөгелмә бүлегенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә узды.

Матбугат үзәгеннән хәбәр итүләренчә, депутат ярдәмчесе белән очрашуга 6 кеше язылып куйган булган. Сорау-гозер һәм мөрәҗәгатьләр төрле иде: торак бирү, пенсиягә алдан чыгучының акчасын дөрес чутламау, күпквартирлы йортны санлы технологиягә күчерү, капиталь ремонтның сыйфатыннан зарлану, "Язучылар берлегенең гомумроссия иҗтимагый оешмасында теркәлү өчен" һәм шулай ук Әлфия Авзалова истәлегенә багышлап җыр фестивале үткәрү өчен матди ярдәм сорап килүчеләр бар иде.

Мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына да тиешле консультация бирелде, проблемалы сорауларга җаваплар, тиешле органнар аша юллап, белешмә алгач биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса