Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

22нче балалар бакчасына район башлыгы зур юмартлык күрсәтте

Республика программасы кысаларында, Бөгелмәнең 4 балалар бакчасында капиталь төзекләндерү эшләре бара. 22нче балалар бакчасы да – шулар исәбендә. “Төзелеш мохите” кысаларында, район башлыгы Линар Закиров анда барган эшләр белән танышты.

Балалар бакчасының тышкы ягында да, эчендә дә эшләр кайный. 1 сентябрьгә инде күп калмады. Нәкъ шул датада балалар бакчасы биредә тәрбияләнүчеләргә янә үз ишекләрен ачып җибәрер дип көтелә.

9 төрле эш планлаштырылган иде. Бүгенгесе көнне түбә яптылар, фасадны рәткә китерделәр, хәзер аны нинди төсләргә буярга икәне хәл ителә. Эчке якта су торбалары алыштырылды, яңа батарея секцияләре куелды. Тәрәзәләр пластикка алыштырылды. Безнең бакчабызда барлыгы 140 бала тәрбияләнә. Ай ярымнан алар барысы да матур, заманча балалар бакчасына аяк атлап керер дип өметләнәбез, – дип куанып сөйли 22нче балалар бакчасы җитәкчесе Наилә Хафизова.

Куанмаслык та түгел, 1967 елда төзелгә бина инде күптән ремонтка мохтаҗ булган. Гади ремонтка гына түгел, ә капиталь ремонтка! Биредә эшкә “Феликс” подряд оешмасы инде 1 февральдщн ук керешкән. Учреждение дирекциясе шул датага барлык балаларны да якын-тирә балалар бакчаларына урнаштырып бетергән.

Район башлыгы Линар Закиров эшләр барышы белән тышкы яктан да, эчке яктан да танышып чыкты. Бүлеп бирелгән акча бик кирәк булган төр эшләргә бүленгән, ләкин балалар бакчасының икенче катындагы идән катламына яжартырга җитмәгән. Якынча тагын 140 мең сум тирәсе акча кирәк булуы ачыкланган. Линар Закиров бу гозерне җавапсыз калдырмады. Үз кесәсеннән 200 мең сум акча күчерергә сүз бирде. “Ясыйбыз икән, җиренә җиткереп ясыйк”, – диде Линар Закиров.

Балалар бакчасы агачлык эчендә утыра. Бер яктан балалар өчен чиста һава чыганагы булып торса, икенче яктан аларның күбесе инде үзенекен яшәгән һәм  кеше язмышы өчен куркыныч. Шуңа күрә дә “Шәһәрне төзекләндерү” җәмгыяте вәкилләре аларның һәркайсына бәя биреп чыккан һәм файдага караганда зыяны зуррак дип табылган агачларны кисәргә планлаштырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса