Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

1нче икмәк заводы – иң яхшылар сафында

Бөгелмә 1нче икмәк заводы Россия Кулланучылар кооперациясе ипи пешерүчеләре арасында иң яхшыларның берсе дип табылды.

Бөгелмә 1нче икмәк заводы Россия Кулланучылар кооперациясе ипи пешерүчеләре арасында иң яхшыларның берсе дип табылды.

“Икмәк – тыныч дөнья ул” дип аталган II Евразия форумы төгәлләнде. Форум кысаларында шушы көннәрдә ипи һәм икмәк ризыклары пешерү буенча беренче Үзәк Союз Кубогы булып узды. Кулланучылар кооперациясенең иң яхшы ипи пешерүчеләрен Үзәк Союз Советы рәисе Дмитрий Зубков, Россия икмәк пешерүчеләр һәм кондитерлар гильдиясе президенты Юрий Кацнельсон тәбрикләделәр.

“Иң яхшы”лар исемен алу өчен өлкә кулланучылар берлекләреннән – 9  һәм Россия кооперация университетыннан, Казан кооператив институтыннан, Себер кулланучылар кооперациясе университетыннан 3 студентлар коллективы өч көн дәвамында көрәш-ярыш алып барды.

Кубокта илебезнең 10 төбәгеннән 12 команда катнашты. Алар составына “Россия кулланучылар кооперациясенең иң яхшы ипи пешерүчесе” Бөтенроссия бәйгесендә, “Чувашстан кулланучылар кооперациясенең иң яхшы ипи пешерүчесе” республика бәйгесе, World Skills стандартлары буенча “Яшь профессионаллар” һөнәри осталык чемпионаты, Себер Кулинария Кубогы җиңүчеләре бар иде.

Ярышлар биш номинация буенча узды: “Ипи”, “Сөткә-майга изгән икмәк-булка ризыклары”, “Декоратив камыр ризыклары”, “Витрина”, “Җитештерү культурасы”. Үз эшенең осталары булган профессиональ жюри әгъзалары ярышларда катнашучыларның барысының да әзерлек дәрәҗәсе бик югары булуын билгеләп үтте.

Татпотребсоюз”ның “1нче Бөгелмә икмәк заводы” җитештерү комбинаты “Ипи” номинациясендә – беренче, “Декоратив камыр ризыклары” номинациясендә икенче урынны яулады, нәтиҗәдә команда зачётында да мактаулы икенче урынга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса