1 декабрь - СПИДка каршы көрәш көне
Бөгелмә техник-төзелеш көллиятендә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан һәм "Стоп ВИЧ/СПИД" акциясе кысаларындастудентлар һәм укытучылар өчен "Белергә кирәк!" дигән мәгълүмат акциясе узды. - Чараның максаты яшьләр арасында ВИЧ-инфекция һәм СПИД авыруының таралуын кисәтү иде. Иреклеләр үсеше координацион үзәге әгъзалары студентларның игътибарын әлеге коточкыч авыруның таралу проблемасына юнәлтеп, ВИЧ-инфекция һәм...
Бөгелмә техник-төзелеш көллиятендә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан һәм "Стоп ВИЧ/СПИД" акциясе кысаларындастудентлар һәм укытучылар өчен "Белергә кирәк!" дигән мәгълүмат акциясе узды.
- Чараның максаты яшьләр арасында ВИЧ-инфекция һәм СПИД авыруының таралуын кисәтү иде. Иреклеләр үсеше координацион үзәге әгъзалары студентларның игътибарын әлеге коточкыч авыруның таралу проблемасына юнәлтеп, ВИЧ-инфекция һәм СПИД турында социаль роликлар күрсәттеләр, шәһәрдә профилактик ярдәм күрсәтә торган социаль учреждениеләрнең кайда урнашканлыгы турында сөйләделәр. Бу чарада шулай ук тематик буклетлар һәм флаерлар да таратылды, - дип хәбәр итә Иреклеләр үсеше координацион үзәге җитәкчесе Наталья Кулагина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа