Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Тәртип сагында торучылар белән танышу

2012 елның 23 маенда республикабызда узган "Балага өмет бүләк ит" дип исемләнгән махсус акция кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә бүлегендә шәһәребезнең "Ялкын" социаль приютында һәм Балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен Ачык ишекләр көне үтте.

Эльвира НУРМӨХӘММӘТОВА,
эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте
өлкән инспекторы,
эчке служба капитаны.
Ә.Шәвәлиева тәрҗемәсе.
Л.Вилданова фотосы.

Бөгелмә полиция бү­лекләре буенча экскурсия­не шәхси состав белән эшләүче подполковник А.Канищев үткәрде.

Театр киенү-чишенү бүл­мәсеннән башлана ди­­гән кебек, эчке эшләр бүлеге дежур частьтан башлана. Часть начальнигы, майор И.Ионов балаларны дежур смена эше һәм тәүлек әйләнәсенә халыктан шылтыратулар кабул итүче хезмәткәрләр белән таныштырды.

Тәүлек дәвамында Бө­гелмә эчке эшләр бү­ле­генең дежур частена төр­ле вакыйгалар, җи­наятьләр турында 130га якын хәбәр килә. Бу очракта смена начальнигының тиешле службалар эшен ни дәрәҗәдә оста оештыруы мөһим. Вакыйга булган урынга составын­­да тикшерүче, крими­налист, оперуполномоченный, участковый кебек белгечләр булган оператив-тикшерү төр­кемен җибәрә, кыскасы, вәзгыятьнең нинди булуына карап, тиз арада урынлы һәм дөрес карар кабул итәргә тиешле кеше ул смена начальнигы.

Балаларга биредә шә­һәр урамнарында урнаштырылган видеокүзәтү системасы турында сөй­­ләделәр, бармак эзлә­­­­рен тиз генә төшереп алып, аның турындагы мәгъ­лүматларны махсус базага кертү мөмкинлеге бирә торган "тере сканер" эше, шулай ук дежур смена хезмәткәрләренең "ГЛОНАС" системасы яр­дәмендә республика­ның теләсә кайсы дежур бүлеге белән видео-конференц элемтәгә керү тәртибе белән дә таныштырдылар.

Сорау алу-тикшерү бү­леге начальнигы вази­фаларын үтәүче полиция подполковнигы В.Храмов үсмер балаларга үз кул астында эшләүче хезмәткәрләрнең авыр булмаган һәм уртача катлаулылыктагы җи­наятьләрне ачу белән шөгыльләнүләре турында сөйләде.

Махсус приемник начальнигы, полиция майоры С.Будник административ тоткарланганнарны тота торган, әле күптән түгел генә ремонтланган бүлекчәдә экскурсия уздырды.

Ветераннар советы рәисе В.Паршин музей экспонатлары белән таныштырды, аның оешу тарихы турында сөйләде.

Балалар бүлекнең техник җиһазлары турында күп яңа нәрсә белделәр, үзләре өчен полиция эше­нең үзенчәлекләрен ачтылар, бирегә бары тик кунак сыйфатында гына эләгү яхшы икәненә тө­шенделәр.

Үсмерләр арасында киләчәктә үз хезмәт юлын, язмышын Законга хезмәт итүгә багышларга теләк белдерүчеләр дә булды. Экскурсияне оештыручыларның, дө­ресен генә әйткәндә, төп максатларыннан берсе шул - алмаш тәрбияләү өчен яшьләрдә кызыксыну уяту иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: полиция