Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Дөнья матур, дөнья киң

Дөнья матур, дөнья киң... Җырның сүзләре үзеннән-үзе тормыш турында, әйләнә-тирәдә яшәүче матур кешеләр турында уйландыра. Шун­­­­дый матур кешеләр рә­тенә мин хезмәттәшем, сәхнәдәш дустым Фәния Нәҗип кызы Сухованы да кертер идем.

Флюра Шәрипова,
Татар мәдәният үзәге директоры.

Раббыбыз тарафыннан бирелгән та­бигый талант иясе ул. Һәрчак ачык йөзе, тәмле сүзе бе-лән җаныңны эретеп, авыр чакларыңда имәндәй нык те­рәк тә була белә Фәния. Бөгелмәнең рәхмәт­ле тамашачысы аны "Җизнәкәй" ха­­­­лык ан­­­самбле гөрлә­гән еллардан ук хә­терлидер. Эштән соң йөгерә-йөгерә ре­­­­­­петицияләргә килеп, концертлар куеп, күпме тамашачының күңеленә милли моңнар бүләк иткән аның кабатланмас матур тавышы.

Мин үзем Фәния Сухо­ваның, бөтен күңеле белән бирелеп, спектакльләрдә уйнавын яратам. Ул иҗат иткән сәхнә образлары күңелләрдә якты эз калдырып, самимилек, җы­лылык бөркеп торалар. "Әниләр һәм бәбиләр"дә - Алтынчәч, "Галиябану"да - яучы карчык , "Йөрәк маем"да - Миңнурый, "Ул кайтты"да - Сәгыйдә, "Башмагым"да - Фәхрия, "Гармун белән скрипкә"дә - Гөлгенә, "Алты кызга бер кияү"дә - Фаягөл, "Моңлы бер җыр"да - Ана, "Глюк түгел, чынбарлык" спектаклендә Нурия образларын Фәния Сухова тамашачыны ышандырып, елатып та, көлдереп тә башкарды.

Май аеның азагында, табигать гөлләргә тө­­­­рен­­­­гән мизгелдә, талан­тлы үзешчән артисткабыз Фәния Нәҗип кызы Сухова гомеренең күркәм юбилеен каршылый. Алдагы көннәрдә дә дөньяны бизәп, яңа иҗат чишмәләрендә челте­рәп, Бөгелмә халкын сө­ендереп яшәргә насыйп булсын сиңа, хөрмәтлебез ФӘНИЯ!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: котлау юбилей