Шатлыклы вакыйгалар күп булсын
Билгеле булганча, Бөек Җиңүнең 65 еллыгы алдыннан, ветераннарның һәм аларның толларының торак шартларын яхшырту максатында, Россия Президенты Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм аларның толларын торак белән тәэмин итү программасын гамәл-гә куйды. Ул безнең респуб-ликада Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның катгый контроле астында актив тормышка ашырыла.
Әлфия МОСТАФИНА.
Марина Колесникова фотосы.
22 февраль көнне, нәкъ менә 23 февраль - Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итәр алдыннан, шәһәребезнең Бөек Ватан сугышында катнашкан 30 кешесенә тантаналы шартларда фатир ачкычлары тапшыру чарасы булып узды. Есенин урамын бизәп торган өч катлы 30 фатирлы бу күркәм йортны Бөгелмәдә әйдәп баручы төзелеш оешмаларыннан саналучы "189 нчы төзү-монтаж поезды" җәмгыяте төзүчеләре торгызган. Исегезгә төшерәбез: программа эшли башлаганнан бирле Бөгелмә муниципаль районында җәмгысе 230 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм аларның толлары фатир субсидияләре алган. Тиздән - май аеның Бөек Җиңү көнен бәйрәм иткән көннәрендә тагын 21 ветеранга фатир ачкычлары тапшырылыр дип көтелә.
11 ветеранның торак шартларын яхшыртуга документлары федераль үзәккә раслауга җибәрелгән.
Муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов үзенең сәламләү сүзендә узган ел да сугыш ветераннары өй туйлары үткәрде, быел да бу эш дәвам итә дип билгеләп үтте. "Бу көнне сез, Бөек Ватан сугышында җиңеп, илгә Бөек Җиңү алып килгән геройлар, озак көттегез, - диде район башлыгы. - Хөрмәтле ветераннар! Мондый күркәм фатирларга иң лаеклы кешеләр сез. Яңа фатирларыгызның рәхәтен күрегез, озын гомерле, сәламәт булыгыз. Сезне өй туйлары белән котлыйм, тормышыгызда әле тагын менә шушындый шатлыклы вакыйгалар күп булсын!" Илдус Әсгать улы ветераннарны өй туйлары белән котлап, аларга фатир ачкычлары белән бергә кыска дулкынлы мич сертификатлары да тапшырды (рәсемдә).
Тантана соңында Илдус Касыймов ветераннарның фатирларын карап йөрде.
Бу көнне үзенең яңа фатирын карарга кызы белән хезмәт һәм тыл ветераны, сугыш ветеранының тол хатыны Саҗидә әби Гыйльфанова да килгән иде. Безнең "Бөгелмә авазы"н чыга башлаган көненнән алып, беренче битеннән соңгы битенә кадәр җентекләп укып баручы Саҗидә әбиебез (газетага булган хөрмәтегез өчен үзегезгә зур рәхмәт, Аллаһы Тәгалә сезгә хәерле гомер бирсен) шушындый игелек-ле гамәл кылулары өчен Россия, республика һәм шәһәребез җитәкчелегенә зур рәхмәтләрен белдерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа