Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Хәтер кичәсе

28 февраль көнне Татар мәдәният үзәгендә җыелган җәмәгать Һади Атласины һәм аның көрәштәшләрен искә алдылар. Әлеге чара шәһәребездә инде 20 елдан артык үткәрелә.

Кичә башында узган гасырның 30 нчы елларында хаксызга шәһит киткән милләттәшләребез хөрмәтенә төшерелгән фильм күрсәтелде. Аннан соң репрессия корбаннары рухына Изге Коръән сүрәләрен үзәк мәчетнең имам-хатыйбы Наил хәзрәт Йосыпов укыды, бергәләп дога кылдылар.
Бөгелмә педагогия көллияте укытучысы Фирая Каюмова җитәкчелегендә студентлар чыгышы кичәнең бизәге булды. Алар милләтебез тарихындагы дәһшәтле көннәргә багышланган әдәби-музыкаль композиция күрсәттеләр.
Һади Атласи исемендәге хәйрия фонды җитәкчесе Фәүзия Мәхмүтова оешма эшчәнлеге белән таныштырды һәм сүзне кичәдә катнашкан ут-күршеләребез Лениногорск районы Түбән Чыршылы авылы вәкилләренә бирде. Алар якташлары Барый һәм Зәкәрия Фәттаховлар, Рәшит Яруллин һәм калган шәһит киткәннәрнең эшчәнлеге белән таныштырдылар. Бөгелмә өязендә мәгърифәтчелек эшчәнлеге алып барган шәхесләребез турында тагын Оренбург өлкәсе Богырыслан шәһәренннән Булат хәзрәт Халитов, Әлмәт шәһәреннән танылган журналист Дамир Таҗи, мәркәзебез Казаннан килгән профессор, танылган археолог Альберт Борһанов һәм башкалар сөйләде.
Кичәнең икенче тантаналы өлешендә 2015 елда Һади Атласи исемендәге хәйрия фонды бүләге лауреатларын зурладылар. Фондның комиссия әгъзалары карары белән, "Мәгърифәтче" исеменә быел бертавыштан шәһәребездә "Татар тарихы һәм мәдәнияте музее" директоры, "Ирхәм" мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты Радик хәзрәт Зәбиров лаек дип табылды. "Шәфәгать иясе" исеме татар милли җәмәгать тормышында актив эш алып барган, матди ярдәм күрсәткән шәхси эшмәкәр Линур Шафиковка бирелде. Аларга шаһәдәтнамә һәм гыйззәт билгеләре тапшырылды. "Фидакарь укытучы" булып Бөгелмә 2 нче "Батыр" балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Гөлшат Борһанова, 2 нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Гыйләҗева, Лениногорск районы Түбән Чыршылы урта мәктәбе укытучысы Тәлига Сәйфиева танылдылар. "Иҗтиһатлы укучы" исеменә яшь буын вәкилләре: Карабаш
2 нче урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Алинә Фәттахова, Лениногорск районы Түбән Чыршылы урта мәктәбе укучысы Динар Латыйпов, Бөгелмә педагогия көллияте IV курс студенты Сиринә Шаһгәрәева лаек булдылар. Фондның "Рәхмәт хаты" үзәк китапханәнең милли бүлеге җитәкчесе Айсылу Нуретдинова, Техника йорты әйдәп баручы белгече Нурия Шириевага тапшырылды.
Тиздән Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алачакбыз. Фонд әлеге олы вакыйганы да күз уңыннан ычкындырмаган булып чыкты. Хөрмәтле өлкәннәребез: Бөгелмә шәһәре һәм районы ветераннар советы рәисе Камил Солтанов, Татар мәдәният үзәге "Дуслык" ветераннар клубы җитәкчесе Чәчкә Сәлимова, "Дуслык" ветераннар клубы вәкиле Фәһимә Тәхаутдинова, мәгариф ветераны Даимә Ракаеваны яшь буынга милли тәрбия бирү эшендә алып барган иҗтиһатлары өчен "Рәхмәт хаты" белән бүләкләде.
Кичә шәһит киткәннәр истәлегенә начар ишетүче балалар интернаты диварына куелган такталар янында чәчкәләр салу белән тәмамланды.
Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса