Бөгелмә кардан чистарына
Гыйнвар аенда Бөгелмә районы территориясеннән 30 мең куб метр кар чыгарылган. Киңәшмәдә бу хакта шәһәрнең башкарма комитет җитәкчесе Михаил Конков җиткерде. Аның сүзләре буенча 1-15 гыйнвар көннәрендә шәһәрнең барлык районнарыннан 32,5 мең куб метр кар чыгарылган. Шул ук вакытта, 2016 елда, кышкы сезон башланганнан алып, коммуналь хезмәтләр бары тик 20...
Гыйнвар аенда Бөгелмә районы территориясеннән 30 мең куб метр кар чыгарылган. Киңәшмәдә бу хакта шәһәрнең башкарма комитет җитәкчесе Михаил Конков җиткерде. Аның сүзләре буенча 1-15 гыйнвар көннәрендә шәһәрнең барлык районнарыннан 32,5 мең куб метр кар чыгарылган. Шул ук вакытта, 2016 елда, кышкы сезон башланганнан алып, коммуналь хезмәтләр бары тик 20 мең куб метр кар чыгарган булган. Көн саен шәһәрне чистартуда 9 - 12 берәмлек техника эшли. Бүгенге көнгә төп максат - урам юлларын киңәйтү һәм тирән эзләрне бетерү.
"Тынычланырга ярамый, һава шартларын белеп булмый. Барлык коммуналь хезмәтләр, предприятиеләр сәгать механизмы кебек бердәм эшләргә тиеш. Урамнарда, ишегалларында бернинди дә кар көртләре булырга тиеш түгел", - дип йомгак ясады Бөгелмә мэры Линар Закиров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа