Кодаш авыл җирлеге башлыгын юбилей белән котладылар
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Кодаш авыл җирлеге башлыгын юбилей белән котладылар

Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров Кодаш авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Хәйсарованы юбилее белән котлады.

– Авыл җирлеге башлыгы булу –  авыр хезмәт. Чөнки алар көн саен халыкның иң мөһим, көндәлек проблемаларын хәл итә. Ә бит Гүзәлия ханым – хатын-кыз һәм ул үз җилкәсенә  авыр эшне алудан курыкмый. Эшен җиренә җиткереп башкара. Сезгә зур рәхмәт сүзләре, Гүзәлия Әсгатовна!», – диде район башлыгы Гүзәлия Хәйсаровага сәламәтлек, эшләрендә уңышлар теләде, Рәхмәт хаты тапшырды.