Бөгелмәлеләргә финанс куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында искә төшерә
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәлеләргә финанс куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында искә төшерә

Полиция хезмәткәрләре, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ярдәмендә, мошенниклыкны кисәтүгә юнәлдерелгән эшне дәвам итәләр.

Гражданнар күп җыела торган урыннарда полиция хезмәткәре кыяфәтендәге мәгълүмати макетлар урнаштырылды. Алар халык игътибарын алдауның киң таралган схемаларына юнәлтә һәм финанс куркынычсызлыгының элементар кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген искә төшерә.

Шундай мәгълүмати конструкцияләр ярдәмендә гражданнарга банк карталары мәгълүматларын, СМС-хәбәрләрдәге парольләрне һәм кодларны ят кешеләргә хәбәр итәргә, шикле сылтамалар буенча күчәргә һәм үзләрен банк, хокук саклау органнары яки дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре дип таныштыручы билгесез затларның күрсәтмәләрен үтәргә ярамаганлыгын хәтерләтәләр.

Явыз ниятлеләрнең банк счеты буенча шикле операция үткәрелүе турында хәбәр итүе, акчаларны сакларга, кредит рәсмиләштерергә яки акчаны имештер куркынычсыз счетка күчерергә тәкъдим итүе кебек киң таралган мошенниклык схемаларына аерым игътибар бирелә.

Полиция хезмәткәрләре гражданнарны сак булырга һәм мошенникларның хәйләләренә бирешмәскә чакыра. Шикле шалтырату килгәндә, әңгәмәне туктатырга һәм мөстәкыйль рәвештә банкка яки тиешле ведомствога рәсми телефон номеры буенча үзегезгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ФОТО: Бөгелмә районы Эчке эшләр министрлыгы бүлеге матбугат хезмәте архивыннан.