Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Бөгелмәнең Мактаулы гражданины

Өлкәннәр көне ункөнлегендә шәһәр мэры Линар Закиров Бөгелмәнең Мактаулы гражданины Камил Хуҗа улы Солтановны бәйрәм белән шәхсән котлады.

Камил Солтановның биографиясе республика масштабындагы зур эшләргә һәм олы вакыйгаларга бай. Ул Бөгелмә тимер юлларында нәтиҗәле хезмәт итә, район һәм шәһәрнең Мактаулы гражданины исеменә лаек, актив тормыш позициясенә ия, һәрвакытта да шәһәр вакыйгалары һәм эше белән кызыксына, аларда катнаша.

Хезмәт елларында “Хезмәттәге казанышлары өчен”, “Хезмәт ветераны”, 16 юбилей медале, “Мактау билгесе” ордены белән бүләкләнә, ТАССРның атказанган транспорт хезмәткәре булып тора. 18 ел дәвамында шәһәр Советы депутаты итеп сайланган.

Лаеклы ялга чыкканнан соң – 2000 елда Ветераннарның шәһәр советы рәисе итеп сайлана, әлеге җәмәгать хезмәтенә 15 ел җитәкчелек итә. Хөрмәт иясе “Ветераннар хәрәкәтендә актив катнашуы өчен” мактау билгесенә ия.

Бүгенге көндә дә Камил Солтанов мөһим җәмәгать эшләре белән шөгыльләнүен дәвам итә. “Ныклы гаилә” проекты кысаларында, яшь буынны тәрбияләү һәм аларның рухи-әхлакый үсешен тәэмин итү өстендә эш алып бара.

Камил Хуҗа улының гаиләсе – яшьләр өчен үрнәк. Алар хатыны белән 57 ел бергә. Ул һәм ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә 7 оныклары һәм 4 оныкчыклары бар.

Марина КОЛЕСНИКОВА, Бөгелмә муниципаль районы хакимиятенең матбугат хезмәте.

Альбина Акимова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса