Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Абруй апага – абруйлы рәхмәт сүзе

Акбаш авылында гомер итүче Абруй Шакир кызы Насыйрова “ТАТАR СҮЗЕ” бәйгесендә катнашып, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов һәм жюри рәисе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге премия лауреаты Айдар Фәйзрахманов имзалаган “Рәхмәт хаты”на лаек булды.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан оештырылган республикакүләм әлеге бәйге, татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен популярлаштыру, татар нәфис сүз сәнгатенә кызыксыну уяту максатын күздә тотып, узган елның октябрь аенда игълан ителгән иде. Катнашучыларның яше чикләнмәгән һәм алар өч номинациядә: шигырь, проза әсәре, мәсәл укуда ярышалар. Чыгыш ясаучылар яшь буенча – өч һәм профессионаллар арасында  аерым – барлыгы дүрт категориягә бүленеп каралалар. Нәтиҗә ясаганда сөйләүченең актерлык осталыгы, дикциясе, костюмы, файдаланган реквизитлары, чыгышның музыкаль бизәлеше исәпкә алына.

Якташыбыз А. Насыйрова жюри каравына ике шигырь тәкъдим иткән: берсе – Г. Тукайның моңа кадәр бик үк киң билгеле булмаган бер шигыре, ул аның язылу тарихы белән дә таныштыра (бу хакта 2016 елда июнь аенда газетабызда “Абруйлы Абруй апа” дигән язмабызда бәян иткән идек. Автор.), икенчесе – Ф. Кәримнең “Партизан хатыны” шигыре. Абруй Шакировна башкаруында бу шигырь бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан ватсапта, социаль челтәрләрдә дөнья күргән иде инде. Менә хәзер, бәйгенең беренче этабына нәтиҗәләр ясалган чорда, ул югары бәяләнде –  2 яшьтән 91 яшькә кадәрге дүрт меңләп катнашучы арасында Рәхмәт хатына лаек булды.

Тугызынчы дистәне куып баручы Абруй апа бүгенге көндә Бөгелмә муниципаль районы ветераннар советының Акбаш авыл җирлеге бүлеген җитәкли, аның бу өлкәдәге хезмәтләрен яктырткан язмалар безнең газета битләрендә дә басылып тора. Сүз уңаеннан, Абруй Шакировна “Бөгелмә авазы” газетасының даими укучысы һәм милли басманы пропагандалаучы да. Инде менә милләтпәрвәр якташыбыз Татарстанда “Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы” уңаеннан да үз сүзен әйтте:

– Бу бәйгедә катнаша алуым белән  горурланам, игътибар һәм ихтирам күрсәтүләре дә сөендерде – оештыручыларга зур рәхмәт. Балаларны, яшьләрне җәлеп итәрдәй, кызыклы чаралар быел күп оештырылыр дип ышанам. Тукай телен саклап, яклап, матур килеш киләчәк буыннарга ирештерәсе иде. Бала-оныкларның теле “папа, мама” дип түгел, ә “әткәй, әнкәй” дип ачылсын иде, – ди ул туган телебез язмышы өчен борчылып. – Ә без, өлкәннәр кулдан килгәнне эшләргә, үрнәк күрсәтергә, булышырга һәрчак әзер”.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА

Рәзгать Хуҗиев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
,