Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Журналистлар съезды

11 апрель көнне Казан шәһәре милли-мәдәни үзәгендә ТатарстанРеспубликасы журналистлары съезды узды. Аның эшендә ТР ДС Рәисе Ф.Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Ю.Камалтынов, "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәк-чесе М.Моратов, ТР Журналистлар берлеге рәисе Р.Ратникова, РФ Журналистлар берлеге сәркатибе А.Джазоян һәм башкалар катнашты.

Римма Ратникова 6 еллык эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясап, отчет доклады белән чыкты. Үз чыгышында ул республикада мәгълүмат чаралары үсешенә, шулай ук булган проблемаларга тулы тукталды. Башка чыгыш ясаучылар да алга таба ТР Журналистлар берлеге кайсы юнәлештә хәрәкәт итәргә тиешлеге турында фикер йөрттеләр. Ахырдан идарә составы сайланды. Киләсе 5 елда ТР Журналистлар союзын Р.Ратникова җитәкләвенә ризалык бертавыштан белдерелде.

Хуҗаларча карыйк!

Туган республикабызга мәхәббәт - аны төзек һәм яшәү өчен уңайлы итеп күрергә теләү ул. Татарстан - зур һәм уртак йортыбыз, аның чиста һәм ямьле булуын һәркем тели. Алда безне бәйрәмнәр: Яз һәм Хезмәт бәйрәме, Бөек Җиңүнең 67 еллыгы көтә. Май аен чиста урамнар, ямьле төзек парк-бакчалар белән каршылыйк!

"Единая Россия" партиясенең Татарстан региональ бүлеге бу эшкә үзеннән өлеш кертергә теләгән республикабыз халкына мөрәҗәгать итә: әйдәгез, бакчаларга, урамнарга, паркларга, подъездларга хуҗаларча карыйк, язгы чистарыну айлыгында, төзекләндерү һәм чистарыну өмәләрендә актив катнашыйк!

Бергәләп алынсак, йортыбызны, урамыбызны, авылыбызны, шәһәребезне чистарак та, ямьлерәк тә итә алабыз бит. Туган ягыбыз табигате, урамнарның кыяфәте-күренеше үзенең кабатланмас гүзәллеге, уникальлеге белән Татарстан халкының гына түгел, ә кунакларның да җаннарын җылытып, күзләрен иркәләп торырлык булсын әле.

Үзебез башладык

"Яңарыш" балаларны һәм үсмерләрне тернәкләндерү үзәге хезмәт-чәннәре, шәһәрдә өмә игълан иткәнне көтеп тормастан, чистарыну айлыгына актив кушылып киткәннәр.

Хатын-кызлардан гына торган бу коллективка ярдәмгә машина төзүчеләр техникумының 2 нче курс студентлары ярдәмгә килгән. "Кар эреп беткәнне генә көттек, тырма һәм себеркеләребез алдан ук әзер иде инде. Май бәйрәменә кадәр ишегалдыбыз, якын-тирә ялт итеп торачак", - дип хәбәр итәләр безгә урындагы җәмәгать хәбәрчеләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: яңалык депутат журналист студент